Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Балачак илендә бәйрәм

Җәйнең беренче көне бала-чагалар өчен җылы һәм матур гына түгел, күңелле һәм кызыклы да булды: гадәт буенча 1 июньдә иң массакүләм һәм һәркем яраткан бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көне үткәрелә. Алар өчен районда күптөрле мәдәни-күңел ачу чаралары оештырылган иде. Мәсәлән, Лаешта район мәдәният йорты янындагы мәйданда күңелле музыка яңгырады,...

Җәйнең беренче көне бала-чагалар өчен җылы һәм матур гына түгел, күңелле һәм кызыклы да булды: гадәт буенча 1 июньдә иң массакүләм һәм һәркем яраткан бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көне үткәрелә.

Алар өчен районда күптөрле мәдәни-күңел ачу чаралары оештырылган иде. Мәсәлән, Лаешта район мәдәният йорты янындагы мәйданда күңелле музыка яңгырады, ә дәртле биюләр, мавыктыргыч конкурслар, инпровизацияләнгән сәхнә мәйданчыгының матур бизәлеше балаларда һәм алар белән бергә килгән әти-әниләрдә, әби-бабайларда бәйрәм кәефе тудырды.

Бу көнне авыллардагы балалар да мәдәният хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмады. Мәсәлән, Сокурыда җирле халыкның иганә ярдәме нәтиҗәсендә бәйрәм күңелле генә түгел, ә чын-чынлап татлы да булды. Һәр бала туңдырма белән сыйлана алды.

Балаларны тернәкләндерү үзәге мәйданчыгы җәйнең беренче көнендә бизәкле аланга ошаган иде. Агачлар күләгәсенә учреждениедә тәрбияләнүчеләр һәм кунаклар җыелышты. Тугыз яшьлек Әминәнең энесе чараның үзе турында да, зур һәм кирәкле эшне эшләүче бар хезмәткәрләр турында да җылы сүзләр әйтте. Кызчык үзәккә Питрәчтән килгән, монда аңа мөстәкыйль рәвештә беренче адымнарын ясарга ярдәм иткәннәр. Үзәк хезмәткәрләре тырышлыгын башка ата-аналар да бәяләде. Аларның сүзләре буенча, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мондый бәйрәмнәр - иң яхшы дару.

Ә балалар нинди бәхетле иде. Үзәктә эшләүчеләр мондый бәйрәмнәр нәтиҗәсендә балалар аралашырга өйрәнәләр, дуслар табалар, дип саныйлар. Шуңа күрә бәйрәмнәр оештыруга монда һәрчак бик җаваплы карыйлар. Балаларны шатландыру өчен үзәк хезмәткәрләре вакытлыча әкият персонажларына әвереләләр. Һәм аларның бу бик яхшы килеп чыга.

Өлкәннәр фикере буенча, Халыкара балаларны яклау көне - күңелле бәйрәм генә түгел. Ул барыннан да бигрәк җәмгыятькә бала хокукларын яклау кирәклеген искәртү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X