Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Балагызны балалар бакчасына языгыз

1 июньнән Лаеш районында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын комплектлау башлана. Бакчага яңа йөри башлаган 456 баланы урын белән тәэмин итү планлаштырыла, шул исәптән өч яшьлек 219 баланы. Балалар бакчаларын массакүләм комплектлауны 31 августка тәмамларга планлаштыралар. Балалар бакчаларында урыннар бүленеше процессы үтә күренмәле булсын өчен 2011 елдан Татарстанда "Электрон балалар бакчасы"...

1 июньнән Лаеш районында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын комплектлау башлана. Бакчага яңа йөри башлаган 456 баланы урын белән тәэмин итү планлаштырыла, шул исәптән өч яшьлек 219 баланы. Балалар бакчаларын массакүләм комплектлауны 31 августка тәмамларга планлаштыралар.

Балалар бакчаларында урыннар бүленеше процессы үтә күренмәле булсын өчен 2011 елдан Татарстанда "Электрон балалар бакчасы" проекты гамәлгә ашырыла. Ул гаризалар кабул итү, исәпкә кую һәм балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә электрон төстә кабул итү буенча муниципаль хезмәтләр күрсәтә. Гаризаны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (uslugi.tatarstan.ru) аша яки кабул итү көннәрендә - сишәмбе, пәнҗешәмбе 8 дән 16 сәгатькә кадәр турыдан-туры мәгариф идарәсенә тапшырырга мөмкин. Әти-әниләр әлеге хезмәттән файдаланып теләсә кайсы вакытта үз гаризалары хәрәкәтен күзәтеп тора алалар. Теркәлгәндә "теркәлде" статусы бирелә. Әгәр балага урын бирелә икән статус "Мәктәпкәчә учреждениегә җибәрелгән"гә үзгәрә. Әти-әниләр мөстәкыйль төстә үз статусларын күзәтәләр. Электрон төстә җибәрелгәннән соң 30 көн дәвамында балалар бакчасы мөдиренә документлар китерергә һәм балалар бакчасына кабул итү турында гариза язарга кирәк. Әгәр моны күрсәтелгән срокта башкармасаң, "Электрон балалар бакчасы" системасы гаризага "килмәде" статусы бирә.

Балалар чиратка ярашлы төстә яшь категорияләре буенча бүленә. Яшьне санау датасы - агымдагы елның 1 сентябре. Балалар бакчасына юлламаны чират җиткәч һәм учреждениедә буш урын барлыкка килгәч кенә алып була. Шул ук вакытта, РФ Президенты Указына ярашлы төстә, балалар бакчаларына беренче чиратта өч яшьлек һәм аннан зуррак балалар җибәрелә. 12 майга яңа уку елына планлы төркемнәр инде билгеле һәм мәктәпкәчә учреждениеләр сайтларында урнаштырылган. Сайтта - www.edu.tatar.ru танышырга мөмкин. Яңа 2016-2017 уку елында балалары урын яки үз яшь категорияләре төркемнәре булмау сәбәпле балалар бакчасына эләкмәгән әти-әниләргә Лаеш районы мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Балаларны урнаштыруның альтернатив вариантлары карап тикшереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район детский сад