Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Балалар креслосын ничек сайларга һәм ялгышмаска

Һәр ата-ана үз баласына иң яхшысын гына бирергә тели. Әмма ни өчендер аларның кайберләре юлда бала иминлегендә экономиялиләр. -Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22,9 пунктына ярашлы төстә, 12 яшькә кадәрге балаларны транспорт чараларында йөртү баланың авырлыгына һәм буена туры килүче тотып тору җайланмалары яки транспорт чарасы конструкциясендә каралган, баланы иминлек каешлары ярдәмендә...

Һәр ата-ана үз баласына иң яхшысын гына бирергә тели. Әмма ни өчендер аларның кайберләре юлда бала иминлегендә экономиялиләр.

-Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22,9 пунктына ярашлы төстә, 12 яшькә кадәрге балаларны транспорт чараларында йөртү баланың авырлыгына һәм буена туры килүче тотып тору җайланмалары яки транспорт чарасы конструкциясендә каралган, баланы иминлек каешлары ярдәмендә эләктерү мөмкинлеге бирә торган башка чаралар кулланып башкарылырга тиеш, - дип сөйли газетабыз хәбәрчесенә "ЮХИ дирекциясе" ДКУның төп белгече Гөлшат Зәйнуллина. - Авария очрагында кечкенә пассажирларны бары махсус балалар креслолары гына коткарырга мөмкин. Кайчак фаҗига кинәт тормозга басканда да килеп чыга - бала "кайгыртучан" ана кулыннан ычкынып китә һәм алгы пыялага бәрелә.

-Бер яктан, соңгы елларда автосөючеләр балаларны гади автомобиль каешлары белән эләктерергә генә түгел, ә махсус тотып торучы җайланмаларга утыртырга да кирәк икәнен үзләштерделәр, - дип аңлата Гөлшат Айратовна. - Әмма безнең иминлектә экономияләү кебек милли сыйфатыбызны бөтенләй юкка чыгарып булмый әле. Күпләр символик бәягә бустер яки иминлек каешы өчен адаптер сатып алып баланың иминлеген тәэмин итеп була дип уйлыйлар. ЮХИДИ инспекторы формаль яктан дәгъва белдерә алмый, әмма юл-транспорт һәлакәте очрагында мондый җайланмалар баланы сакламый.

Автокибетләр киштәләрендә теләсә нинди зәвыкка һәм акча янчыгына туры килә торган балалар креслолары күп. Аны ничек дөрес сайларга соң? Барлык автокреслолар баланың авырлыгына бәйле төстә берничә төркемгә бүленәләр. Иң кечкенәләр өчен нуленче төркем җайланмалары каралган, иң зурлар өчен - өченче. Каркассыз модельләрне сатып алмагыз - алар яшь пассажирны очсыз бустердан бераз гына яхшырак саклый. Авырлык килгәндә мондый җайланма өзелергә һәм аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Кресло сайлыйсыз икән, сатучыдан ЕСЕ R 44/04 европа стандартына ярашлылык сертификатын сорагыз, чөнки Евросоюзда балалар утыргычларына таләпләр катгыйрак. Конкрет автокресло моделе турында Интернеттагы фикерләрне укыгыз. Заманча тотып торучы җайланмалар даими төстә сынау үтәләр (краш-тест), аларның нәтиҗәләрен Челтәрдән табарга була. Ныгыту системасына аерым игътибар бирегез: әгәр ул артык катлаулы икән, әти-әниләр ашыкканда тотып торучы җайланманы дөрес урнаштыра һәм бала иминлеген тәэмин итә алмаячаклар. Әгәр сезнең автомобиль "Изофикс" ныгыту системасы белән җиһазландырылган икән, шунлый ук тоташмалы автокреслога өстенлек бирергә кирәк. Балага утыргычта җайсыз булыр дип шикләнсәгез, аның үзеннән сорагыз яки баланы креслога утыртыгыз һәм аның үзен тотышын күзәтегез.

Дөрес эләктерелмәгән булса, иң заманча һәм имин тотып тору җайланмасы да үз функциясен үти алмаячак. Мәсәлән, өч яшькә кадәрге балаларны хәрәкәт уңаена каршы гына утыртырга рөхсәт ителә, чөнки сабыйның муен сөякләре авария вакытында авырлыкка түзмәскә мөмкин. Кресло алгы утыргычка урнаштырыла икән, иминлек мендәрен ычкындырырга кирәк - авария очрагында ул яшь пассажирны үтерергә мөмкин.

Сабыйлар өчен сыйфатлы һәм җайлы автомобиль утыргычы 5-10 мең сум гына тора алмый, әлбәттә. Ләкин иминлектә экономияләү бала тормышына һәм сәламәтлегенә тормый - алар бәя биреп бетергесез.

Баланы бары тик сыйфатлы балалар креслосы гына саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев