Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Балалар йортында тәрбияләнеп чыкканнар ярдәмгә ашыга

95 ел эчендә Лаеш балалар йорты стеналарыннан өч меңнән артык кеше чыккан. Ул зур һәм тату гаилә, анда авыр чакта һәрчак ярдәмгә киләләр. Менә быел да балалар йорты тәрбияләнүчеләре аңа зур хәйрия ярдәме күрсәттеләр. Узган ел алар көче белән учреждение территориясе койма белән әйләндереп алынды һәм көнкүреш бинасына ремонт ясалды....

95 ел эчендә Лаеш балалар йорты стеналарыннан өч меңнән артык кеше чыккан. Ул зур һәм тату гаилә, анда авыр чакта һәрчак ярдәмгә киләләр. Менә быел да балалар йорты тәрбияләнүчеләре аңа зур хәйрия ярдәме күрсәттеләр.

Узган ел алар көче белән учреждение территориясе койма белән әйләндереп алынды һәм көнкүреш бинасына ремонт ясалды. 2016 елда "Чайка" сәламәтләндерү лагеренең кызлар корпусының түбәсен ябарга кирәк иде. Беренчеләрдән булып бездә тәрбияләнгән Гомәр Насыйбуллин һәм Марат Нәбиуллин ярдәмгә килде. Аннан соң аларга Андрей Кадеев, Алексей Тихонов, Владислав Шмаков, Роман Кәримов, Виталий Королев кушылды. Алар тырышлыгы белән түбә профессиональ төстә һәм кыска срокларда ябылды. Балалар йорты педагоглары, хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре балалар йорты проблемаларын хәл итүгә үз өлешен керткән барысына рәхмәтле. Егетләрнең бер зур һәм тату гаилә кебек булуы шатландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Детский дом