Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Балаларга бүләккә –газета һәм журналлар

2017 елның беренче ярты елында Лаеш районы социаль тармак учреждениеләре рус һәм татар телендә "Чаян" һәм "Сабантуй", "Салават күпере", "Ялкын", "Казан", "Кама ягы" һәм "Камская новь" алачаклар. Яңа ел алдыннан район башлыгы Михаил Афанасьев Лаеш балалар йортына, интернат-мәктәпкә һәм тернәкләндерү үзәгенә менә шундый бүләк ясады. "Россия почтасы"ның Лаеш филиалында "Язылу...

2017 елның беренче ярты елында Лаеш районы социаль тармак учреждениеләре рус һәм татар телендә "Чаян" һәм "Сабантуй", "Салават күпере", "Ялкын", "Казан", "Кама ягы" һәм "Камская новь" алачаклар.

Яңа ел алдыннан район башлыгы Михаил Афанасьев Лаеш балалар йортына, интернат-мәктәпкә һәм тернәкләндерү үзәгенә менә шундый бүләк ясады. "Россия почтасы"ның Лаеш филиалында "Язылу бүләк ит" акциясе кысаларында ул әлеге учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләргә 10 мең сумнан артыграк суммага массакүләм мәгълүмат чараларының тугызар басмасын бүләк итте. Михаил Павлович үзе дә һәрчак вакыйгалардан хәбәрдар булуга өстенлек бирә, башкаларга да киләсе ярты елда кызыклы һәм актуаль мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә. Район башлыгы почтага килүчеләр арасында район мәдәният йорты методисты Юлия Плескачны күреп, аның белән аралашты. Ул аның сәхнә куелышларын һәм балалар вокаль коллективы белән эшен мактады, аннан соң киләчәктәге иҗади планнарын гамәлгә ашыруда кирәкле ярдәм күрсәтергә әзерлеген белдерде.

Лаешның почта эшкәртү һәм күчерү цехы начальнигы Марина Артемьева Михаил Афанасьевка ММЧ басмаларының каталоглары белән танышырга тәкъдим ясады. Ул үзенчәлекле итеп бизәлгән яңа ел чыршысына игътибар итте. Аңа уенчыклар урынына купшы, нур сибеп торучы кар бөртекләре эленгән, ә һәркайсының артында - буш квитанция. Район башлыгы визитыннан соң яңа елның "теләкләр агачы"ндагы бер кар бөртеге "Сто лет здоровья" газетасына язылу квитанциясе белән Лаеш балалар йортына китәчәк.

Яңа ел бәйрәменә кадәр вакыт бар әле - һәркем туганнарына һәм якыннарына шундый бүләк ясый ала.

Район башлыгы "Язылу бүләк ит" акциясендә актив катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев