Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Балыкчылар, сак булыгыз“

"Балыкчылар, сак булыгыз", - дип кисәтәләр Лаеш ГИМСы хезмәткәрләре Температураның үзгәреп торуы бозның ныклыгына начар йогынты ясый. Бозда балык тотарга яратучылар моны һәрчак исәпкә алмыйлар. Һәм нәтиҗәдә - ярдәм сорап шалтыратулар. Кыш үзенең финалына якынлаша. Аномаль җылы һава бозны тотрыксыз итә. -Сулыкларда хәл бик катлаулы, - дип "боз" хәленә аңлатма...

"Балыкчылар, сак булыгыз", - дип кисәтәләр Лаеш ГИМСы хезмәткәрләре

Температураның үзгәреп торуы бозның ныклыгына начар йогынты ясый. Бозда балык тотарга яратучылар моны һәрчак исәпкә алмыйлар. Һәм нәтиҗәдә - ярдәм сорап шалтыратулар.

Кыш үзенең финалына якынлаша. Аномаль җылы һава бозны тотрыксыз итә.

-Сулыкларда хәл бик катлаулы, - дип "боз" хәленә аңлатма бирә ГИМС җитәкчесе Александр Пыренков. - Быелның башыннан безгә инде өч мәртәбә сулыкларга чыгарга туры килде. Мәсәлән, дүртенче февральдә Атабайдан биш километр ераклыкта балыкчылар кар боткасына эләгә һәм үз снегоходлары белән әлеге әсирлектән чыга алмыйлар. Шуның кебек үк вакыйга сигезенче февральдә Лаештан ерак түгел дә булды.

Ә менә 16 февральдә җитдирәк очрак була. Боз өстендә балыкчының кан басымы күтәрелә. Шаһитларның берсе коткару хезмәтенә шалтырата. ГИМСның Лаеш участогы хезмәткәрләре белән медиклар ир кешегә ярдәмгә килә.

-Сулыкларда барлык сак чараларын үтәргә кирәк, - дип кисәтә Александр Пыренков. - Балыкка барганда кар катламының ныклыгына, боз өстендә су булмавына инаныгыз. Исегездә тотыгыз, сезнең гомерегез һәм сәламәтлегегез беренче чиратта сезнең үзегездән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район рыбаки