Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бар кеше өчен эшлибез, һәркемне кайгыртабыз

2015 елның 22 декабрендә Россия Федерациясе Пенсия фондына - Россиядә социаль хезмәтләр күрсәтүнең иң эре федераль системасына чирек гасыр булды. Россия Пенсия фонды составына 84 төбәк бүлеге һәм 2500дән артык территориаль идарә керә. Көн саен Фондның 120 мең белгече халык һәм эш бирүчеләр белән эшли. Татарстан Республикасында Пенсия фонды һәр...

2015 елның 22 декабрендә Россия Федерациясе Пенсия фондына - Россиядә социаль хезмәтләр күрсәтүнең иң эре федераль системасына чирек гасыр булды.

Россия Пенсия фонды составына 84 төбәк бүлеге һәм 2500дән артык территориаль идарә керә. Көн саен Фондның 120 мең белгече халык һәм эш бирүчеләр белән эшли.

Татарстан Республикасында Пенсия фонды һәр муниципаль районда эшләп килә. Пенсия фондының Лаеш районы идарәсе 11000нән артык пенсионерга пенсияләр һәм башка социаль түләүләрне өзлексез түләүне тәэмин итә, 34500дән артык кешенең персональ пенсия счетларын алып бара, 1957 иминиятләнүче белән үзара бәйләнештә тора.

Бүгенге көнгә ПФРның Лаеш районы идарәсе тарафыннан:

-1,9 мең гаиләгә ана капиталына серификат бирелгән,

-районның пенсияне дәүләт финанславы программасында катнашучы 2,2 меңгә якын гражданына пенсия туплаулары формалаштырылган,

-гражданнарны социаль һәм пенсия белән тәэмин итүгә 7,5 миллион сум җибәрелгән.

Бүген идарәдә 36 кеше хезмәт куя, аларның 24е фонд булдырылганнан эшли. Идарә хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы Россия Пенсия фонды, ПФРның Татарстан Республикасы бүлеге, Лаеш районы администрациясе бүләкләре һәм мактау грамоталары белән билгеләнгән. Идарә базасында ел саен республиканың башка районнары белгечләре стажировка узу факты хезмәткәрләрнең бай тәҗрибәсе, грамоталылыгы һәм югары квалификациясе турында сөйли.

ПФРның Лаеш идарәсен 15 елдан артык Ирина Алешина җитәкли. Аның җитәкчелегендә идарә инде берничә ел ПФРның Татарстан буенча территориаль органнарының алдынгылары арасына керә. Лаеш идарәсе эшчәнлегенең тотрыклы күрсәткечләре бердәм коллективның көйле эше нәтиҗәсендә ирешелә.

Пенсия билгеләү, яңадан исәпләү һәм түләү, гражданнарның пенсия хокукларын бәяләү күп еллар дәвамында бүлек начальнигы Татьяна Горшкованың грамоталы җитәкчелегендә өзлексез башкарыла.

Иминиятләнгән затларны персоналаштырылган исәпкә алуга һәм иминият взносларын администрацияләүгә ышанычлы төстә Светлана Тухтина җитәкчелек итә. Идарәнең финанс эшчәнлеген профессиональ һәм җентекле итеп алыштыргысыз баш бухгалтер Ирина Фатыхова алып бара.

Любовь Воронова һәм Наталья Макарова турыдан-туры гражданнар кабул итү белән шөгыльләнәләр.

Әле районның социаль тәэмин итү бүлеге вакытыннан ук пенсия билгеләү бүлегендә Татьяна Захарова һәм Антонина Наумова, персоналаштырылган исәпкә алу бүлегендә Ольга Кислова эшли.

Пенсия системасы үсешенә һәм булдырылуга идарә ветераннары: Серебрякова Валентина Сергеевна, Грабалина Лидия Петровна, Александрова Наталья Вячеславовна, Буренкова Галина Павловна зур өлеш кертә.

Идарәдә эшләү яшьләрне дә җәлеп итә. Яшь белгечләр яңа белемнәр алырга омтыла. Барысы да билгеле бер вакыт үткән саен эшчәнлек юнәлешләре буенча укыйлар һәм үз квалификацияләрен күтәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район ПФР