Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Басуларда эш кайный

Октябрь - урып-җыюны төгәлләүче ай. Район игенчеләре яшелчәләр утыртылган соңгы гектарлардан уңыш җыялар. Людмила НИКИФОРОВА Коры җәй һәм яңгырлы сентябрь күп кенә культураларның уңдырышлылыгында чагылыш тапты. -Вегетация чорында, булачак уңышка нигез салынганда бары 100 мм явым-төшем булды, - дип килеп туган хәлгә аңлатма бирә Лаеш районы авыл хуҗалыгы идарәсенең баш...

Октябрь - урып-җыюны төгәлләүче ай. Район игенчеләре яшелчәләр утыртылган соңгы гектарлардан уңыш җыялар.

Людмила НИКИФОРОВА

Коры җәй һәм яңгырлы сентябрь күп кенә культураларның уңдырышлылыгында чагылыш тапты.

-Вегетация чорында, булачак уңышка нигез салынганда бары 100 мм явым-төшем булды, - дип килеп туган хәлгә аңлатма бирә Лаеш районы авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Илгиз Миңнекәев. - Ә август ахырында һәм сентябрьдә, киресенчә, дым артык булды. Һәм бу урып-җыюның иң кызган чорында...

Су сибү җайланмалары булган хуҗалыклар - "Нармонка" агрофирмасы" ЧҖҖ һәм "Хәерби" ЧҖҖ башка хуҗалыклар белән чагыштырганда уңышлырак күренә. Хәер, алар махсуслашкан кишер һәм кәбестә су сипмичә югары уңыш белән сөендерә алмый. Кәбестәнең уңдырышлылыгы район буенча уртача 639,7 ц/га, ә "Нармонка"да - 837,8 ц/га. Пландагы 85 гектар кәбестәнең 78 гектары җыеп алынган.

Тагын бераздан кишер (8 га җыелмаган) алынып бетәчәк. Аш чөгендере җыеп алынды.

-Әгәр гомумән яшелчәләр (кәбестә, кишер, чөгендер) турында сөйлибез икән, бу культуралар өчен 200 га бүленгән иде, - дип әңгәмәгә йомгак ясый Илгиз Хөсәенович. - Аларның уртача уңыдырышлылыгы - 425,5 ц/га.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X