БДИ буенча сорауларың бармы? Аларны Рособрнадзорына бирегез
Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов 15 февраль көнне ДИА һәм БДИ үткәрү мәсьәләләре буенча ата-аналар белән Бөтенроссия очрашуы үткәрә. Аларның сорауларына мәгариф һәм фән өлкәсенә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчеләре һәм белгечләре җавап бирәчәк. Практика күрсәткәнчә, аларны БДИ һәм ДИА оештыру үзенчәлекләре, имтиханнарга контроль үлчәү материаллары, сәламәтлек мөмкинлеге чикле балалар укыган...
Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов 15 февраль көнне ДИА һәм БДИ үткәрү мәсьәләләре буенча ата-аналар белән Бөтенроссия очрашуы үткәрә.
Аларның сорауларына мәгариф һәм фән өлкәсенә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчеләре һәм белгечләре җавап бирәчәк. Практика күрсәткәнчә, аларны БДИ һәм ДИА оештыру үзенчәлекләре, имтиханнарга контроль үлчәү материаллары, сәламәтлек мөмкинлеге чикле балалар укыган мәктәпләрне тәмамлаучылар өчен йомгаклау аттестациясе үткәрү, аттестат алу һәм югары уку йортларына керү өчен минималь БДИ баллы кызыксындыра. Үз сорауларыңны кая җибәрергә һәм онлайн очрашу трансляцияне каян карау турында "Камская новь" - "Кама ягы" сайтыннан укып белергә була : http.\\www.laise
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев