Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бөек Хач ману

Тоткан диннәренә бәйсез төстә районның күп кенә кешеләре 19 гыйнвар, Хач ману көнендә Иорданьда коену теләге белдерделәр. Лаеш районы дин башлыгы иерей Федор хәбәр иткәнчә, районда биш су коену урынын булдыру планлаштырыла: 1)Ташкирмән - 19 гыйнвар, 11 сәгатьтә, балык участогы тирәсендә, 2) Лаеш - 19 гыйнвар, 11 сәгатьтә, Камада, Могҗизалар...

Тоткан диннәренә бәйсез төстә районның күп кенә кешеләре 19 гыйнвар, Хач ману көнендә Иорданьда коену теләге белдерделәр.

Лаеш районы дин башлыгы иерей Федор хәбәр иткәнчә, районда биш су коену урынын булдыру планлаштырыла:

1)Ташкирмән - 19 гыйнвар, 11 сәгатьтә, балык участогы тирәсендә,

2) Лаеш - 19 гыйнвар, 11 сәгатьтә, Камада, Могҗизалар тудыручы изге Николай соборы каршында,

3)Бима - изге Параскева чыганагы, 18 гыйнвар, 23 сәгать 30 минутта,

4) Каипы - 19 гыйнвар, 11 һәм 12 сәгатьтә ике кәшәнәдә: изгеләндерүче Лука хөрмәтенә һәм дәвалаучы Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә кәшәнәләрдә,

5) Шуран - 18 гыйнвар, 19 сәгатьтә храмда суны изгеләндерү була, ә аннан соң - Камада Иорданьда коену.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район