Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бөек Ватан сугышының 69 еллыгын каршылап “Якташлар рәхмәте”

Барлык почта бүлекләрендә шушы исем астында инде гадәткә кергән "Россия почтасы" социаль акциясе старт алды. Почта элемтәсе гасырлар дәвамында кәгазь битендә хәбәрләрне генә түгел, ә хис-тойгыларны, кичерешләрне дә тапшырып, кешеләрне берләштергән. Ул Бөек Ватан сугышы вакытында аерым роль башкарган. Әлеге кырыс чорда фронтовиклардан хәбәр китерүче хат ташучыны барыннан да бигрәк...

Барлык почта бүлекләрендә шушы исем астында инде гадәткә кергән "Россия почтасы" социаль акциясе старт алды.

Почта элемтәсе гасырлар дәвамында кәгазь битендә хәбәрләрне генә түгел, ә хис-тойгыларны, кичерешләрне дә тапшырып, кешеләрне берләштергән. Ул Бөек Ватан сугышы вакытында аерым роль башкарган. Әлеге кырыс чорда фронтовиклардан хәбәр китерүче хат ташучыны барыннан да бигрәк көткәннәр. Сугыш чоры буыны өчен почта бүген дә әһәмиятен югалтмады. Фронтовиклар безнең игътибарны һәм рәхмәт сүзләре көтә. Аларны җиткерүнең иң яхшы ысулы хат язу.

Россия почтасы хезмәткәрләре теләге булган һәр кешегә Бөек Ватан сугышы ветераннарын Бөек Җиңү көне белән котларга, алар адресына котлау сүзләре белән открыткалар яки хатлар җибәрергә тәкъдим итә. Моның өчен илнең теләсә кайсы почта элемтәсе бүлегендә бәйрәм тематикалы маркалы открытка яки маркалы конверт сатып алырга һәм үз котлауларыңны, теләкләреңне язарга кирәк. Хат җибәрүче ветераннар адресын һәм фамилиясен белмәскә мөмкин, әмма аның рәхмәт сүзләрен Россия хат ташучылары ветераннарга 9 майга һичшиксез китереп җиткерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев