Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Белешмәне электрон төстә ал

Интернет безнең тормышка ныклап кереп урнашты. Аның ярдәмендә без он-лайн режимда яңалыклар беләбез, әйбер сатып алабыз, дуслар белән аралашабыз. Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы да популярлык казана. Ни өчен елдан-ел аның кулланучылары арта? Әйдәгез, моңа аңлатма биреп карыйк. Әлеге порталның максаты беренче чиратта халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү. Чөнки төрле...

Интернет безнең тормышка ныклап кереп урнашты. Аның ярдәмендә без он-лайн режимда яңалыклар беләбез, әйбер сатып алабыз, дуслар белән аралашабыз. Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы да популярлык казана.

Ни өчен елдан-ел аның кулланучылары арта? Әйдәгез, моңа аңлатма биреп карыйк.

Әлеге порталның максаты беренче чиратта халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү. Чөнки төрле инстанцияләр буенча йөрү һәм чиратта озаклап утыруга караганда өйдә уңайлырак бит.

Портал төрледән-төрле дәүләт хезмәтләре күрсәтә: транспорт чарасын (автомобильне) теркәү һәм теркәүдән төшерү; ЮХИДИ штрафлары турында мәгълүматлар алу; башкару эшләре буенча инструкцияләр белән танышу; шәхси сакка һәм корал йөртүгә таныклыклар бирү. Сез монда ук хөкем ителүегез яки ителмәвегез, административ штрафларыгыз турында белешмә ала аласыз. Тәкъдим ителүче хезмәтләрнең мондый исемлеге дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында бастырылган.

Аның кулланучысы булып сез кайбер өстенлекләргә ия буласыз. Сез хезмәтләр алу белән бәйле булган барлык кирәкле мәгълүматны ала алачаксыз. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алу күпкә җиңеләячәк.

-Кайбер оешмаларда эшкә урнашканда хөкем ителгәнлек (ителмәгәнлек) турында белешмә таләп ителә, - дип аңлата мәгълүмати тәэмин итү төркеменең өлкән инспекторы Раиса Агеева. - Хәзер аңа өйдән чыкмыйча заказ бирергә була. Бары тик кул астында СНИЛС һәм паспорт булган килеш www.gosuslugi.ru сайтында теркәлергә генә кирәк. Әгәр сез порталда теркәлгәндә кыенлык кичерәсез икән, безгә, Россия ЭММның Лаеш районы бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз. Анда штаб хезмәткәрләре сезгә теркәлергә ярдәм итәрләр һәм портал белән ничек кулланырга икәнен аңлатырлар. Мондый хезмәтне Лаешның күп функцияле үзәгендә дә күрсәтәләр. Теркәлгәннән соң сез почта аркылы сезгә генә билгеле булачак парольләр алачаксыз. Шуңа күрә сездән башка беркем дә сезнең дәүләт хезмәтләре порталында урнашкан шәхси кабинетыгызга керә алмаячак. Ягъни мәгълүматның конфиденциялелеге гарантияләнгән. Тулырак мәгълүматны 8 (84378) 2-55-41 яки 8 (84378) 2-56-41 телефоннары аша алырга мөмкин. Без һәрчак сезгә ярдәм итәргә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район регистрация