Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Белгеч киңәшләре Авыл хуҗалыгы техникасын кышка ничек әзерләргә

Менә октябрь азагы җитте. Урып-җыю эшләре төгәлләнде һәм механизаторлар алдында техниканы язгы кыр эшләре башлануга кадәр саклау бурычы тора. Яз көне кыш буена күгәргән яки чатнап ярылганнар урынына яңа запас частьләр сатып алуга акча чыгармас өчен моны ничек дөрес эшләргә кирәклеге турында Лаеш районында дәүләт техник күзәтчелеге начальнигы Радик Гәрәев...

Менә октябрь азагы җитте. Урып-җыю эшләре төгәлләнде һәм механизаторлар алдында техниканы язгы кыр эшләре башлануга кадәр саклау бурычы тора. Яз көне кыш буена күгәргән яки чатнап ярылганнар урынына яңа запас частьләр сатып алуга акча чыгармас өчен моны ничек дөрес эшләргә кирәклеге турында Лаеш районында дәүләт техник күзәтчелеге начальнигы Радик Гәрәев сөйли.

-Кыр эшләре төгәлләнү белән авыл хуҗалыгы техникасы озак вакытка саклауга куела. Аны ябык бинада яки каплаулы җирдә саклау яхшырак. Әмма ачык мәйданнарга да куярга мөмкин. Техниканы алдан ук үсемлек калдыкларыннан чистарталар, юалар, ә буялган өслекләрнең кыршылган урыннарын буйыйлар. Бу уртак таләпләр. Ләкин үзенчәлекләр дә бар.

Ашлык уручы комбайннар

Комбайннан роликлы чылбырлар, привод каешлары, аккумулятор салдырып алына һәм аларның кимчелекләре тикшерелә. Эшкә яраклы чылбырларны 90 градуслы машина маенда кайнаталар, рулонга төрәләр һәм агач тартмаларда саклыйлар. Каешларны сабын эремәсе белән юалар һәм склад биналарына куялар. Аккумулятор батареяларын корырга һәм җилләтелә торган бинага күчерергә кирәк. Барлык йолдызчыкларны һәм шкивларны коррозиягә каршы май белән майлыйлар. Комбайннарны аскуймага урнаштырып шиннарны авырлыктан арындыралар. Шул ук вакытта шиннар белән өслек арасындагы ераклык 7 дән 10 сантиметрга кадәр булырга тиеш, ә шиннардагы басым - номиналь басымның 70%ы. Көпчәкләрнең резиналарын ярылмасын өчен балавыз каплам белән каплыйлар. Гидравлика шлангларын парафин сеңдерелгән кәгазь белән төрәләр. Двигательнең барлык ярык-тишекләре герметиклаштырыла һәм дым белән кар кермәсен өчен полиэтилен пленка белән каплана.

Чәчкечләр

Аларга кысылган һава өрдерәләр. Эшкә яраклы органнарны яки салдырып алалар, яки коррозиягә каршы каплам белән каплыйлар. Роликлы чылбырлар складта сакланырга тиеш. Көпчәкләр, комбайннар очрагындагы кебек үк, аскуйма ярдәмендә авырлыктан арындырыла. Шиннардагы басым - номиналь басымның 70%ы.

Культиваторлар

Шулай ук юыла, чистартыла. Эшкә яраклы органнары яки салдырыла, яки коррозиягә каршы каплам белән каплана. Ремонт таләп ителә икән, аларны салдырып алалар һәм ремонтлыйлар. Көпчәкләр шулай ук аскуйма ярдәмендә авырлыктан азат ителә. Көйләүче-уелма тоташмалар майлана.

Сабаннар

Аларны аскуймаларга урнаштыралар, коррозиягә каршы май белән майлыйлар. Көйләүче-уелма тоташмаларны да майлыйлар.

2011 елның 1 маеннан гамәлгә кергән ГОСТ 7751-2009ны үтәмәү авыл хуҗалыгы техникасының коррозия һәм табигый факторларның тискәре тәэсире нәтиҗәсендә тиз арада сафтан чыгуына китерергә мөмкин. Ә запас частьләр, билгеле булганча, хәзер кыйммәт тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев