Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Бердәм Россия“ праймеризы булды

Алдан тавыш бирү җирле үзидарә депутатларын өстәмә сайлауга багышланды. Сайлауда "Бердәм Россия" партиясенең Сокуры башлангыч бүлеге әгъзалары да катнашты. Тавыш бирүгә Лаеш район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина килде. Тавыш бирү алдыннан кандидатлар үзләренең сайлау алды программалары белән таныштырдылар, аннан соң сайлаучылар - бары 40 кеше - бюллетеньнәрне урнага салдылар. -Сайлаучылар...

Алдан тавыш бирү җирле үзидарә депутатларын өстәмә сайлауга багышланды.

Сайлауда "Бердәм Россия" партиясенең Сокуры башлангыч бүлеге әгъзалары да катнашты. Тавыш бирүгә Лаеш район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина килде. Тавыш бирү алдыннан кандидатлар үзләренең сайлау алды программалары белән таныштырдылар, аннан соң сайлаучылар - бары 40 кеше - бюллетеньнәрне урнага салдылар.

-Сайлаучылар үз авылларыннан депутатлыкка кандидатларны һәм аларның көнүзәк мәсьәләләр буенча позицияләрен белергә тиешләр, - дип сайлаучылар фикере белән уртаклашты Әнәс Халитов.

"Бердәм Россия"дән күп тавыш җыеп депутатлыкка кандидат итеп ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Лаеш районы социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Борһанова сайланды.

Җирле үзидарә Советына өстәмә сайлаулар 19 мартта була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район