Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бердәм Россиялеләр балаларга мәктәпкә бүләкләр бирделәр

Бердәмроссиялеләр аз тәэмин ителгән, уңышсыз һәм тулы булмаган гаиләләрдәге балаларга мәктәпкә җыенуда ярдәм иттеләр. Александр Денежкин исемендәге Балалар шәфкатьлелек орденында балалар өчен Белем көненә багышлап искиткеч бәйрәм оештырдылар. Бу көнне аз тәэмин ителгән, тулы булмаган, уңышсыз гаиләләрдәге мәктәп укучыларын әниләре, әбиләре белән район мәдәният йортына чакырдылар. Аларны монда яраткан китаплары...

Бердәмроссиялеләр аз тәэмин ителгән, уңышсыз һәм тулы булмаган гаиләләрдәге балаларга мәктәпкә җыенуда ярдәм иттеләр.

Александр Денежкин исемендәге Балалар шәфкатьлелек орденында балалар өчен Белем көненә багышлап искиткеч бәйрәм оештырдылар.

Бу көнне аз тәэмин ителгән, тулы булмаган, уңышсыз гаиләләрдәге мәктәп укучыларын әниләре, әбиләре белән район мәдәният йортына чакырдылар. Аларны монда яраткан китаплары һәм мультфильмнар геройлары каршы алды. Клоунессалар балаларны мәзәкләр, уеннар белән мавыктырганда әти-әниләр психолог белән аралаштылар һәм үз сорауларын бирделәр.

"Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Лицова чыгышы бәйрәмнең үзәге булды. Ул балаларны Белем көне белән котлады, укуда уңышлар теләде. Аннан балаларга мәктәп кирәк-яраклары җыелмасы һәм татлы бүләкләр тапшырдылар. Йомгаклап барысы бәйрәм турында истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined