Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Беренче тапкыр яңартылган мәктәпкә

Көз җитте һәм уку елы башланды. Быел М.Ә.Гәрәев исемендәге Габишево мәктәбе укучыларын сюрприз көтте - тулысынча ремонтланган уку йорты бинасы. Мәктәп каршындагы мәйданга иртән укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр җыелды. Педагоглар үз укучыларын барладылар, барысы да мондамы. Ата-аналар үз балаларын фотога төшерделәр. Бала-чага гына тыныч иде. Беренче сыйныфка килүчеләр аеруча әзерләнгән:...

Көз җитте һәм уку елы башланды. Быел М.Ә.Гәрәев исемендәге Габишево мәктәбе укучыларын сюрприз көтте - тулысынча ремонтланган уку йорты бинасы.

Мәктәп каршындагы мәйданга иртән укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр җыелды. Педагоглар үз укучыларын барладылар, барысы да мондамы. Ата-аналар үз балаларын фотога төшерделәр. Бала-чага гына тыныч иде. Беренче сыйныфка килүчеләр аеруча әзерләнгән: иң матур киемнәр, иң матур чәчәк бәйләмнәре һәм иң борчылган әти-әниләр. Музыка авазлары астында 38 малай һәм кыз сыйныф җитәкчеләре белән мәйданда мактаулы урынны алдылар.

Укучыларны Белем көне белән котларга Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин килде. Мәктәп директоры Марта Бадамшина алар өчен экскурсия үткәрде, спорт залын, укучылар бүләкләрен һәм исемен Габишево мәктәбе йөрткән - армия генералы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Гәрәевкә багышланган стендны күрсәтте.

-Елдан ел беренче сыйныфка килүчеләр саны арту бик тә күңелле, - дип мөрәҗәгать итте Михаил Павлович. - Хөрмәтле укучылар, сезне белем дөньясына искиткеч сәяхәт көтә. Аннан нәтиҗәле файдаланыгыз: тырышып укыгыз, көндәшлеккә сәләтле булу өчен төрле яктан үсегез. Бу мәктәптә балаларның сәләтләрен һәм талантларын ача ала торган искиткеч, һөнәри педагогик коллектив эшли.

Айрат Сибагатуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавын укыды.

-Югары технологияләр чоры җәмгыятькә җитди таләпләр куя. Бүгенге заманда төпле белемгә ия, компетенцияле һәм аларны практикада куллана алган, үз белемнәрен һәм күнекмәләрен даими камилләштерүчеләр генә чын чынлап уңышлы була ала. Бүген ТР мәгариф һәм квалификацияле белгечләр әзерләү өлкәсендә максатчан төп юнәлешләр буенча алдынгыларның берсе. Үзенең казанышлары белән Татарстан мәгарифе ару-талуны белмәгән безнең педагогларыбыз, профессор-укытучылар берлеге, мәктәпкәчә белем бирү тәрбиячеләре, тренерлар һәм педагог-энтузиастлар хезмәтенә бурычлы.

Район башлыгы мәгариф системасында озак еллар намуслы хезмәтләре өчен рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Макеевага һәм милли тәрбия бирү буенча директор урынбасары Лилия Миңнуллинага бүләкләр тапшырды.

Аннан соң чыгарылыш сыйныф укучылары сүз алды. Алар имтиханнарга ныклап әзерләнергә һәм кечкенә дусларына үрнәк булырга ант иттеләр. Аннан соң өлкән сыйныф укучылары бию флешмобы оештырдылар.

Мәртәбәле кунаклар беренче сыйныф балаларына бүләкләр - мәктәп укучысы җыелмасы бирделәр. Менә иң дулкынландыргыч мизгел: яңа уку елында беренче кыңгырау яңгырады. Бу мактаулы хокук беренче сыйныф укучысы Регина Гайнетдиновага һәм унберенче сыйныфтан Алексей Макаровка бирелде.

Мәшәкатьләре белән уку елы башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X