Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Березка“ның мәктәпкәчә яшьтәге балалары хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядында кунакта

"Березка" балалар бакчасының өлкән төркеме тәрбияләнүчеләре Лаешның 1 нче гимназиясенең юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары буларак билгеле икенче сыйныф укучыларында кунакта булдылар. Сыйныфтан тыш чарада мәктәп укучылары бәләкәчләрне юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәттеләр. Театральләштерелгән тамаша, декорацияләр, юл билгеләре, импровизацияләнгән җәяүлеләр чыгу урыннары - барысы да балалар игътибарын юлда үзеңне имин тотуга юнәлтү...

"Березка" балалар бакчасының өлкән төркеме тәрбияләнүчеләре Лаешның 1 нче гимназиясенең юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары буларак билгеле икенче сыйныф укучыларында кунакта булдылар.

Сыйныфтан тыш чарада мәктәп укучылары бәләкәчләрне юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәттеләр. Театральләштерелгән тамаша, декорацияләр, юл билгеләре, импровизацияләнгән җәяүлеләр чыгу урыннары - барысы да балалар игътибарын юлда үзеңне имин тотуга юнәлтү өчен эшләнгән. Яшь инспекторлар беләкәчләргә һәм аларның әти-әниләренә шигъри формада аларны урамда сагалап торырга мөмкин булган куркыныч турында искәрттеләр.

-Бу балалар бик тиздән мәктәпкә барачак һәм юлда үзеңне имин тоту күнекмәләрен никадәр иртәрәк үзләштерәләр, шулкадәр яхшырак, - дип ассызыклады үзенең сәламләү сүзендә икенче сыйныфның класс җитәкчесе Елена Маслова. - Бу чара яшь инспекторлар отрядында күчүчәнлекне саклап калу өчен уйланылган.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар юл хәрәкәте әлифбасын үз тәрбиячеләре белән бергә өйрәнә, алар моны мәктәптәге чарада да күрсәттеләр.

Чара азагында кунаклар һәм хуҗалар юл хәрәкәте иминлеге дирекциясеннән бүләккә яктылык кайтаручы билгеләр һәм юлларда иминлек буенча белешмәлекләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево ПДД Гимназия № 1