Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бергәләп тәртип урнаштырыйк

15 апрельдә республикада ел саен үтә торган "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе старт алды. Район территориясендә урнашкан урманнарда санитар-экологик хәлне яхшыртуга беренчеләрдән булып урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, укучы яшьләр, дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре өлеш кертте. Әлеге акция кысаларында Лаеш янындагы урман массивларында тәртип урнаштырылды, шулай ук үзәк юллар кырыеннан чүп-чар җыю...

15 апрельдә республикада ел саен үтә торган "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе старт алды.

Район территориясендә урнашкан урманнарда санитар-экологик хәлне яхшыртуга беренчеләрдән булып урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, укучы яшьләр, дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре өлеш кертте. Әлеге акция кысаларында Лаеш янындагы урман массивларында тәртип урнаштырылды, шулай ук үзәк юллар кырыеннан чүп-чар җыю оештырылды. Май бәйрәмнәре алдыннан Лаеш участогында нарат үсентеләре утыртылды. Бу көннәрдә питомникта яңа урман утыртмалары өчен үсентеләр алу бара.

"Лаеш урманчылыгы" ДКУ һәм "Лаешлес" ДБУ хезмәткәрләренең эш планы күп көннәргә алдан төзеп куелган. Уртак көч белән алар урман яннарын, беседкалар урнашкан ял урыннарын тәртипкә китерәләр, шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм урман утыртмаларында үзеңне тоту турында кисәтүче мәгълүмати-экологик щитларның искеләрен алыштыралар.

Акция барышында урманнар ни дәрәҗәдә чистарыр? Бу сорауга хәтта урман хуҗалыгы белгечләре дә җавап бирә алмый. Күп нәрсә сезнең белән бездән, безнең яшел дустыбызга мөнәсәбәтебездән тора икән. Урманнарның көнкүреш калдыклары белән чүпләнеп бетүеннән чыгып фикер йөртсәк, ул яхшырак та була алыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево