Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Без бергә“. Бу бик тә мөһим

Үткән ялларда Лаешта тәрбиягә бала алган гаиләләрнең "Без бергә" дигән беренче җәйге фестивале үтте. Лаештан, Усады, Карадули, Олы Кабан һәм районның башка торак пунктларыннан тәрбиягә бала алган унбер һәм тагын берничә опекун гаилә билгеләнгән вакытка беренче дуслык фестивалендә катнашу өчен "Липки" сәламәтләндерү лагерена килде. -Бу проектның асыл гаиләләрне тагын да...

Үткән ялларда Лаешта тәрбиягә бала алган гаиләләрнең "Без бергә" дигән беренче җәйге фестивале үтте.

Лаештан, Усады, Карадули, Олы Кабан һәм районның башка торак пунктларыннан тәрбиягә бала алган унбер һәм тагын берничә опекун гаилә билгеләнгән вакытка беренче дуслык фестивалендә катнашу өчен "Липки" сәламәтләндерү лагерена килде.

-Бу проектның асыл гаиләләрне тагын да берләштерүдән, аларның ялын файдалы һәм нәтиҗәле итүдән, үзара дуслашу мөмкинлеге бирүдән гыйбарәт,- дип сөйли опека һәм попечительләр секторы начальнигы Лариса Плеханова.-Ә безгә "Беренче микрорайон" территориаль иҗтимагый үзидарә биргән грант ярдәм итте.

Көн дәвамында гаилә командаларына фестиваль өчен әзерләнгән үзешчән сәнгать номерын күрсәтү өчен импровизацияләнгән сәхнәгә бер генә мәртәбә чыгарга туры килмәде. Әлбәттә, дулкынлануларсыз булмады. Андый минутларда, мәсәлән, балалар сүзләрне онытканда аларга әти-әниләре ярдәмгә килде. Менә тугыз яшьлек Федор Карамышев сәхнәдә үзен әнисе белән генә кыю хис итте. Аерылмас кыз туганнар Клоковалар да сәхнәгә дуэт белән чыгуга өстенлек биргәннәр. Елена Шакирова да үз балаларына ярдәм итми калмады. Ул әниләр турында тетрәндергеч шигырь сөйләде, шуның белән үз гаилә командасына өстәмә очко китерде. Карадулидан килгән күп балалы Шәйхетдиновлар гаиләсе фестивальгә кызыклы концерт программасы белән килгәннәр, аларда тугыз бала тәрбияләнә, шул исәптән дүртесе тәрбиягә алынган. Ата һәм ана сәхнәгә чыгачак балаларның иҗади кәефләрен күтәрергә тырыштылар.

Флеш-моб вакытында да гаилә командалары аерылгысыз булды. Дәртле музыка яңгырый башлауга тамашачылар урыны бушады. Балалар да аларның әти-әниләре дә, чараны оештыручылар да биеде. Район китапханәсе хезмәткәре Елена Галимова балаларга оештырган уеннар, бәйгеләргә чират җиткәч берсе дә читтә калмады.

Фестивальнең икенче өлеше дә кызыклы иде, аның барышында балаларны мәрҗәннәрдән әйбер үрергә, декоратив бизәнү әйберләре ясарга өйрәттеләр. Людмила Кошенкова, Надежда Кривоносова фестивальдә катнашучылар белән осталык сәгатьләре үткәрделәр. Бәйрәм барышында гаиләләр үз куллары белән ясалган әйберләр алмаштылар.

Кичкә таба әти-әниләр йомгак ясау һәм киләчәккә планнарны тикшерү өчен "түгәрәк өстәл" янына җыелдылар. Әңгәмәдә тәрбиягә бала алган гаиләләрнең "Семь+Я" клубы рәисе Алсу Вәлиева һәм А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек ордены рәисе Зөһрә Лезина катнашты.

Фестивальдә катнашкан тәрбиягә бала алган гаиләләрнең барысына район башкарма комитеты җитәкчесе М.В.Фадеев рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Рәсемдә: Мондый фестивальләр гадәткә керергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево