Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Безгә даруханәне кире кайтарыгыз.

Хөрмәтле редакция! Сезгә автовокзал тирәсендә урнашкан микрорайонда яшәүчеләр, пенсионерлар, инвалидлар мөрәҗәгать итә. "Пятерочка" кибетендә урнашкан даруханә киоскын аңлаешсыз сәбәп аркасында яптылар. Ял көннәрендә дә эшләүче әлеге даруханә шактый вакыт дәвамында халыкның даруларга ихтыяҗын тәэмин итеп килде. Башта аны "техник сәбәпләр аркасында вакытлыча" яптылар, ә хәзер, күрәсең, бөтенләйгә. Шәһәр һәм даруханә...

Хөрмәтле редакция!

Сезгә автовокзал тирәсендә урнашкан микрорайонда яшәүчеләр, пенсионерлар, инвалидлар мөрәҗәгать итә.

"Пятерочка" кибетендә урнашкан даруханә киоскын аңлаешсыз сәбәп аркасында яптылар. Ял көннәрендә дә эшләүче әлеге даруханә шактый вакыт дәвамында халыкның даруларга ихтыяҗын тәэмин итеп килде. Башта аны "техник сәбәпләр аркасында вакытлыча" яптылар, ә хәзер, күрәсең, бөтенләйгә. Шәһәр һәм даруханә җитәкчелегенең газета аша җавап бирүен үтенәбез: шулкадәр мөһим социаль объектны ни өчен яптылар? Нинди максат белән барлык даруханәләрне шәһәр үзәгендә урнаштырулары аңлашылмый. Өлкән яшьтәге һәм аз мобиль кешеләр өчен анда бару бик кыен. Даруханәләр яшәү урыныннан ерак урнашмаска тиеш дип саныйбыз. Безгә даруханәбезне кире кайтаруны һәм аны "Пятерочка"да яки яңа "Магнит"та урнаштыруны үтенәбез - бу ветераннар йортында яшәүчеләр өчен дә, автовокзал тирәсендә урнашкан барлык күпквартирлы йортлар, шәхси коттеджлар һәм йортларда яшәүчеләр өчен дә уңайлы. Безнең үтенечебез игътибарсыз калмас дип өметләнәбез.

Л.Храмова, С.Петрова, О.Федотова, Р.Федотов, О.Федотова, Е.Мизинова, Н.Афанасьева һәм башка күпләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район письмо Камская новь