Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Безнең атлет Европаның Кече кубогын алып кайтты

Күптән түгел Италиядә атлетик фитнес буенча Европа Кече кубогына ярышлар булды. Россия җыелма командасын Европа чемпионатының гамәлдәге чемпионнары һәм призерлары тәкъдим итте. Алар арасында безнең якташыбыз Никита Комаров та бар иде. Көндәшлек югары дәрәҗәдә булуга карамастан, ул 185 см һәм аннан биегрәк категориядә Кубок җиңүчесе булды. Алда безнең атлетны "Мистер...

Күптән түгел Италиядә атлетик фитнес буенча Европа Кече кубогына ярышлар булды. Россия җыелма командасын Европа чемпионатының гамәлдәге чемпионнары һәм призерлары тәкъдим итте. Алар арасында безнең якташыбыз Никита Комаров та бар иде. Көндәшлек югары дәрәҗәдә булуга карамастан, ул 185 см һәм аннан биегрәк категориядә Кубок җиңүчесе булды. Алда безнең атлетны "Мистер Вселенная" ярышларында катнашу көтә. Алар ноябрь ахырында Гамбургта узачак.

Партиянең туган көнендә гражданнар кабул итәчәкләр

"Бердәм Россия" партиясенең туган көнендә партиянең Лаеш бүлекчәсе башкарма комитеты 10нан 17 сәгатькә кадәр Лаеш шәһәре, Чернышевский урамы, 23 йорт адресы буенча урнашкан җәмәгать кабул итүе пунктында һәм авыл җирлеге башкарма комитетларында гражданнар кабул итү оештыра.

Белешмәләр өчен телефон: 2-48-14

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево