Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Безнең мәктәп укучылары проектларының перспективалары зур

Столбище мәктәбе укучыларының Беренче республика фәннәр фестивалендә актив катнашуы сертификатлар белән билгеләнде. Ул 10 ноябрьдә, Бөтендөнья фән көнендә, Казан милли тикшеренү технология университеты базасында үтте. Конкурста Татарстанның урта гомумбелем бирү учреждениеләреннән 48 команда катнашты. Алар фән һәм техниканың төрле өлкәләрендә үз проектларын тәкъдим итте. Фәнни проектларны, макетларны, үрнәкләрне һәм файдалы...

Столбище мәктәбе укучыларының Беренче республика фәннәр фестивалендә актив катнашуы сертификатлар белән билгеләнде. Ул 10 ноябрьдә, Бөтендөнья фән көнендә, Казан милли тикшеренү технология университеты базасында үтте.

Конкурста Татарстанның урта гомумбелем бирү учреждениеләреннән 48 команда катнашты. Алар фән һәм техниканың төрле өлкәләрендә үз проектларын тәкъдим итте. Фәнни проектларны, макетларны, үрнәкләрне һәм файдалы модельләрне абруйлы жюри бәяләде. Аның составында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, атаклы галимнәр һәм академиклар бар иде.

Безнең яшь якташларыбыз энергетиканың иң өстенлекле юнәлешләренең берсе булган энергия саклау өлкәсенә караган докладларын тәкъдим итте. Балалар үз идеяләрен бик белеп дәлилләде һәм жюри тарафыннан югары бәягә лаек булды. Тәкъдим ителгән "Устройство защита бытовых приборов" һәм "Электронный сторож" уйлап табулары радиотехника түгәрәгенең эш нәтиҗәләрен ачык күрсәтте. Күпсанлы фикерләр буенча, Столбище мәктәбе укучылары проектларының перспективалары зур. "Брейн-ринг" интеллектуаль уенында безнең команда да эрудициясен күрсәтте һәм аның нәтиҗәләре буенча икенче урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев