Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Безнең шәһәр иң яхшыларның берсе

2015 ел өчен "Татарстан Республикасының иң төзекләндерелгән торак пункты" республика конкурсына йомгак ясалды. Лаеш шәһәре үз категориясендә икенче урын алды. Республика җитәкчелеге лаешлыларның туган шәһәребез үсешенә һәм чәчәк атуына юнәлтелгән зур эшен югары бәяләде. Безнең Бөек Җиңүнең 70 еллыгы елында югары нәтиҗәләргә ирешүебез аеруча күңелле. Лаеш гаҗәеп табигый ландшафтлары белән...

2015 ел өчен "Татарстан Республикасының иң төзекләндерелгән торак пункты" республика конкурсына йомгак ясалды. Лаеш шәһәре үз категориясендә икенче урын алды.

Республика җитәкчелеге лаешлыларның туган шәһәребез үсешенә һәм чәчәк атуына юнәлтелгән зур эшен югары бәяләде. Безнең Бөек Җиңүнең 70 еллыгы елында югары нәтиҗәләргә ирешүебез аеруча күңелле.

Лаеш гаҗәеп табигый ландшафтлары белән генә түгел, ә тарихи урыннары, җәяүлеләр йөри торган үзәк өлешнең, Державин мәйданының һәм башка микрорайоннарның архитектура ансамбльләре белән дә бик гүзәл.

Территорияне яшелләндерүгә күп көч һәм хезмәт куелган. Горький урамында парк булдырылган, анда балалар шәһәрчеге бар. Балалар өчен шундый ук мәйданчык Җиңү паркында да урнашкан. Монда халык күңел ачулары һәм бәйрәмнәр үткәрү урыны төзекләндерелгән, уңайлы спорт мәйданчыгы ясалган.

Лаешлыларның һәм район үзәге кунакларының яраткан ял урыннарының берсенә әйләнгән шәһәр яр буе матурлап бизәлгән.

Соңгы елларда барлыкка килгән барлык үзгәрешләр безнең шәһәргә туристларны һәм Лаешта күчемсез милек сатып алырга теләгән Казан кешеләрен җәлеп итә.

Соңгы вакытта безнең шәһәрне яшьләр шәһәре дип атыйлар. Яңа йортлар, скверлар төзелә. Сәйдәшев-Юбилейная микрорайоны моның мисалы була ала. Монда яхшы төзекләндерү белән бергә 140 урынга "Рябинка" балалар бакчасы ачылды. Аны тантаналы ачуда район башлыгы Михаил Афанасьев белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Игорь Шувалов катнашты.

Системалы һәм җентекле эш аркасында гына безнең шәһәр һәм тулаем район федераль дәрәҗәдә дә танылуга иреште. Күп нәрсә эшләнгән, әмма киләчәккә планнар да зур. Шәһәр кешеләре төзекләндерелгән матур урамнарда һәм ишегалларында лаеклы гомер кичерергә телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район конкурс благоустройство Испоком Лаишева