Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Билгесез булганнар билгелегә әйләнсен

75 ел элек һәлак булган солдат озак вакыт хәбәрсез югалган дип саналган. Бары 2009 елда гына, 3 октябрьдә, Григорий Григорьев җитәкчелегендә "Прометей" эзләнү отряды Бөек Ватан сугышы вакытында бәрелешләр булган урында Державино авылында туган Алексей Ефимович Сергеевның сөякләрен таба. Никита Майоров Сугыш - ул урам әйләнеп кайту гына түгел. Канкойгыч...

75 ел элек һәлак булган солдат озак вакыт хәбәрсез югалган дип саналган. Бары 2009 елда гына, 3 октябрьдә, Григорий Григорьев җитәкчелегендә "Прометей" эзләнү отряды Бөек Ватан сугышы вакытында бәрелешләр булган урында Державино авылында туган Алексей Ефимович Сергеевның сөякләрен таба.

Никита Майоров

Сугыш - ул урам әйләнеп кайту гына түгел. Канкойгыч сугышлар булган, пуля һәм ярчыклардан солдатлар һәм офицерлар егылып калган урыннарда еш кына һәлак булганнарны җирләрлек исәннәр калмаган. Хисаплаучылар кире кайтарып булмаслык югалтулар турында отчет төзегән, штаблар личный составның кимүен исәпкә алган. Һәлак булганнарны, иң яхшы очракта, туганнар каберлекләренә җирләгәннәр. Ә аналар, сеңелләр һәм балалар яраткан кешеләренең сугыш кырыннан әйләнеп кайтуын көткән, могҗизага өметләнгән.

Бөек Ватан сугышы вакытында Сергеев Алексей Ефимович кече командир була, Невский Пятачокта "Венера" станциясендә эшли. Алексей отряды 1941 елның 4 декабрендә көймәләр белән елга кичкәндә фашистларның көчле утына очрый. Нева ярында сугыш башлана, Алексей шунда һәлак була.

Аның кызы Анна Алексеевна Козлова авыр сугыш елларында һәм сугыштан соң әтисез яшәүнең ничек кыен булуы турында сөйли.

-Без биш бала идек. Әти сугышка киткәч абыем озак елады: ул әтине бик нык ярата иде. Әнигә безне ялгызы үстерү җиңел булмады, - дип искә ала Анна Алексеевна. - Без барыбыз да өметләндек, могҗиза көттек. Әтиеңнең хәбәрсез югалганын белү бик куркыныч... Аның сөякләре табылгач бик шатландык. Хәзер ел саен 9 майда Державино зиратына, кадерле әтиебез каберенә барабыз. Эзләнү төркеменә бик рәхмәтлебез.

Алексей Ефимович Сергеевны туган авылына алып кайтып 2009 елның 12 октябрендә утлы корал залплары астында һәм күп кеше катнашында җирлиләр. Сугыш елларында һәлак булган якташыбыз каберендә һәрчак чиста, чөнки анда авылдашлары һәм Державино мәктәбе укучылары тәртип урнаштыралар. Алар үз геройларын хөрмәтлиләр. Педагоглар сыйныф сәгатьләре үткәрә һәм Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйли. Мәктәптә якташлары - Державино кешеләре турында материаллар күп.

Билгесез солдатлар калмасын.

Никита Майоров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район память