Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Биләр радиотелеүзәгенә – 30 ел

Татарстанда санлы эфир тапшырулары челтәре төзелеше төгәлләнде һәм "Татарстан" ДТРКның тавыш тапшыруларын FM диапазонга күчерү бара. Бүген республиканың өч миллионнан артык кешесенең сыйфатлы санлы эфир телевидениесен бушлай карау мөмкинлеге бар. Моннан тыш, ТРда "Татарстан" ДТРКның тавыш тапшыруларын FM диапазонга күчерү буенча масштаблы эш алып барыла. 2016 елда республикада иң эреләрнең...

Татарстанда санлы эфир тапшырулары челтәре төзелеше төгәлләнде һәм "Татарстан" ДТРКның тавыш тапшыруларын FM диапазонга күчерү бара.
Бүген республиканың өч миллионнан артык кешесенең сыйфатлы санлы эфир телевидениесен бушлай карау мөмкинлеге бар. Моннан тыш, ТРда "Татарстан" ДТРКның тавыш тапшыруларын FM диапазонга күчерү буенча масштаблы эш алып барыла. 2016 елда республикада иң эреләрнең берсе булган Биләр радиотелеүзәге эшли башлауга 30 ел тулды. Без "Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре" ФГУП филиалы "ТРның республика радиотелевизион тапшырулар үзәге" директоры Владимир Якимовтан әлеге вакыйга турында сөйләвен үтендек.
Владимир Николаевич, әйдәгез башлангыч чорга мөрәҗәгать итик. Барысы да ничек башланды?
-Телеүзәк төзелешенә 70 нче еллар азагында керештеләр. Ул катлаулы шартларда барды. Аның өчен алдан билгеләнгән тапшыргычны беренче юлы тиз үсеш алучы Яр Чаллыга тапшырырга туры килде. Икенче юлы Түбән Кама файдасына шулай ук эшләнде. Әмма 1985 ел башына төп төзелеш эшләре тәмамланды. 1985 елның язында "Радиострой" ПМК (Мәскәү шәһәре) һәм Коминтерн исемендәге НПО (Ленинград шәһәре) монтажлау эшләренә керештеләр. Биләр телеүзәге 1986 елның 30 августында 20 кВт көчәнешле "Ильмень" радиостанциясендә беренче ТВ-программа трансляциясен башлады. 1987 елның июлендә монтажлау төгәлләнә һәм шулай ук 20 кВт көчәнешле икенче "Ильмень" радиостанциясендә 2 нче ТВ-программа эфирга чыга.
Ә аннан соң нәрсә, инде безнең гасырда?
-Бездә аеруча үсеш 2000 елдан соң күзәтелде. Башта республиканың ТНВ каналы өчен челтәр төзелде, ә 2013 елның мартында Биләр телеүзәге беренче бушлай мультиплекс трансляциясен башлады. Аңа "Первый канал", "Россия-1", "Матч", "Россия 24", "Россия -К", "НТВ", "Петербург-5 канал", "Карусель", "ОТР", "ТВ-центр" программалары һәм өч радиоканал - "Вести FM", "Маяк" һәм "Радио России" керә. 2014 елның апрелендә Биләр телеүзәгендә икенче бушлай мультиплексны тапшыру башлана. Аңа "ReN ТВ", "СТС", "ТВ-3", "Звезда", "ТНТ", "Спас ТВ", "Домашний", "Пятница", "Мир", "Муз ТВ" программалары керә.
Болар барысы Алексеевск, Әлки, Лаеш районнарында, шулай ук Аксубай, Спас, Нурлат, Чистай һәм Балык Бистәсе районнарының күпчелек торак пунктларында яшәүчеләргә программаларны сурәт һәм тавышның югары сыйфаты белән кабул итү мөмкинлеге бирә.
Владимир Николаевич, эфирдан санлы телесигналны ничек яхшырак кабул итәргә?
Телесигналны кабул итү ышанычлы булмаган торак пунктларда яшәүчеләр өчен тәкъдим - урам, кабул итү антенналарын мөмкин булганча югарырак күтәрергә, ә кирәк булганда аларны көчәйткечләр белән комплектларга.
Сигналны заманча телевизорлар бушлай кабул итә. Ә телевизор иске комплектацияле икән DVB-Т2 форматка ярдәм итүче махсус приставка (ресивер) сатып алу таләп ителә. Аны гамәлдәге антеннага һәм телевизорга тоташтырырга, әгәр антенна Биләр телеүзәгенә юнәлтелгән икән, 44 һәм 57 ТВКга көйләргә, әгәр антенна Иске Арыш яки Саескан Тавы торак пункты ретрансляторына юнәлтелсә, 36 ТВКга, шулай ук Котлы Бүкәш ретрансляторына икән, 43 ТВКга көйләргә кирәк. Мондый приставкалар электроника белән сәүдә итүче бар кибетләрдә диярлек сатыла.
Санлы телевидение турында кызыксындырган барлык сораулар белән телевизор караучылар 8-8432-000-528 телефоны аша "Центр консультационной поддержки населения"гә (Казан шәһәре) яки 8-84341-40-201 телефоны аша Биләр телеүзәгенә мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев