Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бүләкләүләр һәм котлаулар

Бәйрәмдә мактаулы кунаклар да күп иде. Аларны район башлыгы Михаил Афанасьев шәхсән каршылады. Михаил Павлович бар кешене Шәһәр көне белән котлады. Лаешның тышкы күренешендә нинди үзгәрешләр баруын искәртте. Боларның барысының да шәһәр кешеләренең актив катнашы белән эшләнүен ассызыклады "Без бары бергә генә көчле". Элекке КПСС райкомының беренче секретаре Дания Дәүләтшина...

Бәйрәмдә мактаулы кунаклар да күп иде. Аларны район башлыгы Михаил Афанасьев шәхсән каршылады. Михаил Павлович бар кешене Шәһәр көне белән котлады. Лаешның тышкы күренешендә нинди үзгәрешләр баруын искәртте. Боларның барысының да шәһәр кешеләренең актив катнашы белән эшләнүен ассызыклады "Без бары бергә генә көчле".

Элекке КПСС райкомының беренче секретаре Дания Дәүләтшина 70 елларда район үсеше турында үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Аннан соң бүләкләүләр башланды.

Район башлыгы "Средволгаводхоз" су хуҗалыгы буенча федераль дәүләт учреждениесе директоры Фоат Мөхәммәтшин һәм 1985-1989 елларда КПСС райкомының беренче секретаре булган Александр Яковлев белән таныштырды. Аларга "Лаеш муниципаль районының мактаулы гражданы" исеме бирелде. Төп сәхнәгә шушы көнне үк туйлары булачак яшь парлар - Лилия һәм Евгений Семеновлар, Юлия һәм Максим Кузьминнар чакырылды. 2015 елның 9 сентябрендә уллары Устин туган Малышевлар гаиләсе котлаулар кабул итте. 9 сентябрьдә юбилеен билгеләп үткән Гөлфирә Хәйбуллинаны котладылар. Шәһәребез үсешенә өлеш керткән күп кенә лаешлылар Мактау грамоталары һәм рәхмәтләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево