Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Боз кату чоры башланды

Кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре кыш якынлашып килгән бу көннәрдә тәүлек әйләнәсе эш режимына күчәргә әзерләнәләр. Районның су объектларында гражданнар иминлеген тәэмин итү максатларында Лаеш һәм Ташкирмән яр буе сызыгында урнашкан ике коткару посты иң якын арада эшли башлаячак. -Тотрыклы салкыннар җитү белән су объектлары ялның актив төре...

Кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре кыш якынлашып килгән бу көннәрдә тәүлек әйләнәсе эш режимына күчәргә әзерләнәләр. Районның су объектларында гражданнар иминлеген тәэмин итү максатларында Лаеш һәм Ташкирмән яр буе сызыгында урнашкан ике коткару посты иң якын арада эшли башлаячак.

-Тотрыклы салкыннар җитү белән су объектлары ялның актив төре һәм балык тоту өчен халык тарафыннан һаман саен ешрак файдаланыла. Әмма ныгып җитмәгән бозга кергән гражданнар үзләренең ваемсызлыклары корбаны булалар. Сулыкларда элементар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү елның бу вакытында еш кына кешеләр үлеме һәм җәрәхәтләнүе сәбәбе була. Ноябрьдән декабрьгә кадәр чорда, ягъни тотрыклы салкыннар җиткәнче көзге боз нык түгел. Кичке һәм төнге салкын белән береккән боз әле бераз авырлыкка чыдый ала, әмма көндез, җылынып, ул купшак һәм бик йомшакка әйләнә. Бер үк сулыкта бозларның чиратлашуын күзәтергә мөмкин, калынлыклары бер булса да, алар төрле ныклыкта һәм төрле авырлыкка чыдый торган хәлдә, - дип кисәтә куркыныч турында ГИМС үзәгенең Лаеш инспекторлык участогы җитәкчесе Александр Пыренков.

Узган ел вакыйгаларын искә төшерү дә җитә. Ул чакта Куйбышев акваториясенең боз катламы нык булмаганлыктан уннарча балыкчы ярдан аерылып китте. Һәр сезонда диярлек МЧС коткаручылары тормышларын куркыныч астына куеп Атабай, Ташкирмән тирәләрендә агып киткән бозлар өстеннән балыкчыларны коткаралар.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын киметү өчен ГИМС авыл җирлекләре башлыкларына үз территорияләрендә урнашкан су объектларында кешеләр тормышы куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрү турында тәкъдимнәр белән хатлар җибәрде. Беренче чираттагы бурыч - куркыныч зоналарны билгеләү һәм аларны кисәтүче таблицалар белән җиһазлау. ГИМС хезмәткәрләре шулай ук педагогларны, әти-әниләрне боз каткан чорда балаларга аеруча игътибарлы булырга чакыралар, чөнки алар балыкчылар белән беррәттән куркыныч төркемгә керәләр. Тыюлар турында да әйтми мөмкин түгел. Аларның берсе автомобильчеләргә кагыла: автотранспорт белән бозга керү катгый тыела һәм моның өчен зур күләмдә штраф салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район ледостав