Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Агачлар зур булганда

Ирина Мурнованың Халыкара инвалидлар көне алдыннан дөнья күргән шигырьләр җыентыгы "Белокрылое детство" дип атала.

Шигърият яратучылар бу вакыйганы билгеләп үттеләр. Район мәдәният йортында гадәт буенча шигъри кичә булды, анда иҗади клублар вәкилләре катнашты. Бәйрәм чарасы шигырьләр җыентыгын тәкъдир итүдән башланды. Килүчеләр үтенече буенча Ирина үзе, дуслары һәм иҗаты турында сөйләде. Автор беренче тапкыр башлангыч сыйныфларда укыганда яза башлый. Хәзер Иринага 26 яшь. Кыз бала чагында якын кешеләре, табигать турында язса, хәзер нигездә мәхәббәт һәм дуслык турында яза.

Ирина мәктәпне күптән тәмамласа, олыгая төшсә дә аны балачак хатирәләре әлегә кадәр дулкынландыра. Агачлар зур булган вакыт аның өчен бик тә үзенчәлекле. Мөмкинлекләре чикләнгән кеше буларак - кызда церебраль паралич - ул еш кына ялгыз кала. Моңсу чакларда кыз мәктәптәге дусларын, беренче мәхәббәтен сагынып искә ала. Һәм шундый мизгелләрдә шигъри юллар туа…

Туган авылы Нармонкада Иринаның шигърият белән мавыгуын күпләр белә. Аның авылдашларына багышланган шигырьләре шактый. Дөнья күргән җыентык ярдәмендә И.Мурнова иҗаты турында Лаешта да белделәр. Игелекле укучылар Иринага яңа иҗади уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: клубы стихи Мурнова

2
X