Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сугарылган җирдә уңыш яхшы

Районның бәрәңге игүчеләре бу сезонда республика халкын икенче икмәк белән тәэмин итүдә зур өлеш кертергә ниятлиләр.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бу максат өчен 1200 гектар бәрәңге басулары бар. Фаразлар буенча, быел бәрәңге уңышы былтыргыдан яхшырак булачак. Мөһиме, үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алу. Бәрәңгене сугарып үстерүче "Нармонка" һәм "Мир овощей" ЧҖҖ басу хезмәтчәннәре бурычны үтәүгә беренче булып тотындылар. Бу атнада алар уңышның беренче партиясен җыеп алдылар. Җирдән бәрәңге алучы комбайн транспортерына килгән эре, тигез бәрәңгеләргә карау ук күңелне сөендерә. Районда бүген икенче икмәк уңышы буенча, шулай ук аны алу темпы буенча да алда барган "Мир овощей"да бу нәтиҗәгә ирешүнең ни бәягә төшүен яхшы беләләр. Шулай булса да үз эшчәнлеген башлаганда тулысынча бәрәңге үстерүгә махсуслашкан хуҗалык үз кертемнәренең икътисади нәтиҗәсен эше белән раслый. Сүз уңаеннан, райондагы бәрәңге басуларының дүрттән бердән күбрәк өлеше бу хуҗалык исәбендә.

Аны игү технологиясен камилләштереп мондагы хезмәтчәннәр һәр ел югары күрсәткечләргә ирешәләр. Әгәр башка хуҗалыкларда бәрәңге игү һава шартларына бәйле булса "Мир овощей"да моннан котылу юлын тапканнар. Бу сезонда 111 гектарда, бу мондагы бәрәңге басуының өчтән бер өлеше, сугару җайланмалары эшләгән. Өстәвенә бәрәңге шушы максаттан калдырылган чиста пар җиренә, ял иткән җиргә утыртылган. Бәрәңге алуның беренче көннәре күрсәткәнчә, сугарулы җирдә уңыш яхшы. Һәр гектардан 280 центнер уңыш белән районның бәрәңге игүчеләре моның өчен уңай булган елларда да мактана алмыйлар.

Сер түгел, халкыбыз яраткан бәрәңгенең дошманнары күп. Басуларны авырулардан һәм корткычлардан саклау өчен хуҗалыклар күп тапкырлар эшкәртәләр. Мәсәлән, "Мир овощей"да җәй дәвамында бәрәңгене черек авыруына каршы махсус чаралар белән дүрт, колорадо коңгызына каршы ике мәртәбә эшкәрткәннәр. Бәрәңгене күп игүче "Семиречье" ЧҖҖ дә җәйге чорда шушы схема буенча эшләгән, бар мәйданда - ә бу 433 гектар - район бәрәңге басуларының өчтән берендә икенче икмәкне ышанычлы саклауны тәэмин иткән.

Практика безнең урыннар өчен голландия технологиясе яхшы булуны күрсәтә. Төрле елларда аның урынын дәгъвалаган башкалары вакыт сынавын үтмәде һәм дистанциядән төшеп калды.

Безнең як өчен бәрәңгенең голландия селекционерлары чыгарган сортлары үзен яхшы тәкъдим итте. Дөрес, бәрәңге игүчеләр вакыты белән Европадан кайтарылган башка модалы сортлар белән дә эксперимент үткәрәләр. Орлыкның нинди сортлары яхшы яки начар: моңа бер төрле генә җавап юк. Ә менә бәрәңгене механикалаштырылган юл белән алу - хезмәт коллективларын, студентлар, мәктәп балаларын көз көне бәрәңге чүпләүдән азат итте -монысы хак. Соңгы елларда уңышның зур өлеше механикалаштырылган юл белән алына. Бу атна ахырына район басуларында 12 бәрәңге алу комбайнын эшләтә башлау планлаштырыла.

Район бәрәңге игүчеләре үстерелгән уңышның басуда калмаячагына ышансалар, ә менә төп туклану продуктының берсе булган бәрәңге бәясенә шикләнәләр. Соңгы мәгълүматлар буенча, базарда бәрәңгенең бер килограммы 13 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прогнозы уборка картофель