Бәйрәм табыны сугыш белән тәмамланган
ЭЭМның ТР матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 3 гыйнварда Казанның Совет районында авыр җинаять кылуда гаепләнеп 75 яшьлек ир-ат тоткарланган. Яңа елны каршы алганнан соң алар күңелле бәйрәмне билгеләп үтүне дәвам иткәннәр. Пенсионер кызы белән бергә яшәүчегә чәркә артыннан чәркә тутырган. Аларның сөйләме торган саен бәйсез, ә аңнары томаланганнан томалана барган....
ЭЭМның ТР матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 3 гыйнварда Казанның Совет районында авыр җинаять кылуда гаепләнеп 75 яшьлек ир-ат тоткарланган.
Яңа елны каршы алганнан соң алар күңелле бәйрәмне билгеләп үтүне дәвам иткәннәр. Пенсионер кызы белән бергә яшәүчегә чәркә артыннан чәркә тутырган. Аларның сөйләме торган саен бәйсез, ә аңнары томаланганнан томалана барган. Коточкыч ызгышны бары шуның белән генә аңлатырга була. Моның нәтиҗәсендә пенсионер 45 яшьлек шешәдәшенә пычак белән кадаган. Корсагы яралы ирне хастаханәгә китергәннәр.
-Пенсионерга 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный, - дип аңлата ЭММның ТР матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев