Чираттагы рейд барышында унике машина йөртүчегә штраф салынды
Россия ЭЭМ Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Оренбург трактына баручы Лаеш юлларына көчәйтелгән патрульгә чыктылар. 30-40 минут эчендә полицейскийлар 12 бозу очрагын ачыклады. Бер машина йөртүче баласын махсус креслосыз утырткан, алтысы иминлек каешын эләктермәгән, өчесе гараждан чыкканда ОСАГО полисын алмаган. Ә кагыйдә бозучыларның берсе, миңа барысы ярый дип, светофорның кызыл...
Россия ЭЭМ Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Оренбург трактына баручы Лаеш юлларына көчәйтелгән патрульгә чыктылар.
30-40 минут эчендә полицейскийлар 12 бозу очрагын ачыклады. Бер машина йөртүче баласын махсус креслосыз утырткан, алтысы иминлек каешын эләктермәгән, өчесе гараждан чыкканда ОСАГО полисын алмаган. Ә кагыйдә бозучыларның берсе, миңа барысы ярый дип, светофорның кызыл утына чыккан.
Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен саклау - бар кеше өчен мәҗбүри. Аларны бозу аяныч тәмамлана. Исегезгә төшерәбез, узган атнада Имәнкискәдән ерак түгел, исерек йөртүче гаебе белән булган юл һәлакәтендә тулы бер гаилә һәлак булды: әтисе, әнисе һәм бала...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев