Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Чиркәү гөмбәзе астында җырлар яңгырады

Могҗизалар тудыручы изге Николай храмында изге Варвара храмы хоры чыгышы булды. Артистлар акапелла, ягъни музыкадан башка гына җырладылар. Гаҗәеп тавышлар, дустанә атмосфера, искиткеч алып баручы һәм рәхмәтле тамашачылар - борысы да концертның исеменә туры килә иде - "Пробудись душа!" -Безне бик җылы кабул иттеләр, - ди концерт инициаторы Мария Ватагина....

Могҗизалар тудыручы изге Николай храмында изге Варвара храмы хоры чыгышы булды. Артистлар акапелла, ягъни музыкадан башка гына җырладылар.

Гаҗәеп тавышлар, дустанә атмосфера, искиткеч алып баручы һәм рәхмәтле тамашачылар - борысы да концертның исеменә туры килә иде - "Пробудись душа!"

-Безне бик җылы кабул иттеләр, - ди концерт инициаторы Мария Ватагина. - Кайбер кешеләрнең күзләренә яшьләр килде хәтта.

Мария сүзләре буенча, алар инде Татарстанның берничә районында булганнар.

-Лаешка тагын бер килеп концерт программасы белән чыгыш ясарга шат булырбыз. Өстәвенә, безнең репертуарда чиркәү җырлары гына түгел, дөньяви әсәрләр дә бар, - дип билгеләде безнең кунак.

Мәхәллә кешеләре моның беренче, әмма соңгы очрашу булмаячагына өметләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район