Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Чишмә суы эчәргә иде, яки безнең чишмәләрнең суы нинди

Лаеш районында 15 тән артык чишмә бар. Аларның унысы төзекләндерелгән: Кече Елгада, Татар Янтыгында (өч чишмә), Пәрәү, Державино, Имәнкискә, Урта Девятово, Бима, Караишевода. Әлеге суның эчәргә яраклымы-юкмы икәнлеге турында "ТР да гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБУЗның Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары филиалының санитар-эпидемиология бүлеге мөдире Ольга Довбыш сөйли. Людмила Никифорова...

Лаеш районында 15 тән артык чишмә бар. Аларның унысы төзекләндерелгән: Кече Елгада, Татар Янтыгында (өч чишмә), Пәрәү, Державино, Имәнкискә, Урта Девятово, Бима, Караишевода. Әлеге суның эчәргә яраклымы-юкмы икәнлеге турында "ТР да гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБУЗның Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары филиалының санитар-эпидемиология бүлеге мөдире Ольга Довбыш сөйли.

Людмила Никифорова фотосы

Ел саен ташкын вакытында безнең белгечләр чишмә суы сыйфатын санитар-химик, микробиологик, радиологик күрсәткечләр буенча тикшерәләр. Чөнки нәкъ менә шул чорда җир асты чыганакларының эрегән сулар белән пычрануы күзәтелә.

Роспотребнадзорның территориаль бүлекләре идарәләре күрсәтмәсе буенча безнең белгечләр өч ел эчендә чишмәләрне 39 тапкыр тикшерделәр. Узган ел Урта Девятово авылы чишмәсендә су сыйфатының микробиологик күрсәткечләр буенча канәгатьләнерлек булмавы теркәлде. Караишево чишмәсендә катылык күрсәткечләренең югары булуы күзәтелде. Чыганакны чистарту һәм дезинфекцияләү буенча үткәрелгән чаралардан һәм төзекләндерү буенча башка чаралардан соң Урта Девятово чишмәсенең микробиологик составы күрсәткечләре нормага килә. 2016 елда тикшеренүләр үткәргәндә барлык чишмәләрдә күрсәткечләр канәгатьләнерлек иде: су сыйфаты аларда СанПиНнар таләпләренә туры килде.

Әмма шуны билгеләргә кирәк, җир асты суларының составы һәм сыйфаты тотрыклылыгы турында сүз алып бару өчен елга бер тапкыр тикшерү генә җитәрлек түгел. Чөнки ел фасылларына, табигать күренешләренә һәм техноген факторларга бәйле төстә күрсәткечләр үзгәрергә мөмкин. Су сыйфатын вакыт-вакыт тикшереп торырга кирәк, моны авыл җирлекләре җитәкчеләре эшләргә тиеш.

2015 елда җитештерү контроле килешүләре төзедек һәм Пәрәү, Урта Девятово, Кече Елга, Бима, Имәнкискәдә суны лаборатор тикшерүләр үткәрдек. Быел бер авыл җирлегенең генә аккредитацияле лаборатория белән килешүе бар һәм су сыйфатына җитештерү контроле үткәрә. Шуңа күрә бүген бары бер чишмә - Урта Девятово чишмәсе турында гына аның суы сәламәтлек өчен файдалы гына түгел, ә санитар-эпидемиология ягыннан куркынычсыз да дип ышанып әйтергә була.

Ә башка авыл җирлекләре башлыкларына үз җирлекләре территориясендә җир асты чыганаклары суларын даими тикшерү кирәклеге турында уйлану зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район