Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Чыршы ачылу бик күңелле үтте

Яңа елга әзерләнү тулы көчкә бара. Оешмалар каршындагы мәйданчыкларны кар фигуралары бизи, өй тәрәзәләре гирляндалар утлары белән балкый. Һавада бәйрәм рухы хөкем сөрә. Нәкъ шул вакытта безнең районның үзәк чыршысын бәйрәмчә ачу булды. Чарага кешеләр алдан ук җыела башлады. Чыршы бәйрәменә килүчеләр арасында балалары белән әти-әниләр, мәктәп укучылары һәм студентлар,...

Яңа елга әзерләнү тулы көчкә бара. Оешмалар каршындагы мәйданчыкларны кар фигуралары бизи, өй тәрәзәләре гирляндалар утлары белән балкый. Һавада бәйрәм рухы хөкем сөрә. Нәкъ шул вакытта безнең районның үзәк чыршысын бәйрәмчә ачу булды.

Чарага кешеләр алдан ук җыела башлады. Чыршы бәйрәменә килүчеләр арасында балалары белән әти-әниләр, мәктәп укучылары һәм студентлар, җирле оешмалар хезмәткәрләре, яшьләр бар иде. Котлау сүзләре белән район башлыгы Михаил Афанасьев чыгыш ясады.

-Ел гади булмады, әмма без бар бурычларны, билгеләнгән планнарны үтәдек. Районның уңышлы үсешендә нәтиҗәле эш өчен безнең бар нәрсәбез дә бар, - дип ассызыклады Михаил Павлович.

Ул һәркемгә сәламәтлек, бәхет һәм киләсе елда уңышлар теләде, аннан соң иң яхшы кар фигуралары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Бу юлы 11 оешма бүләкләр белән китте һәм аларның һәркайсы үз номинациясендә иң яхшысы булды.

Бәйрәмдә тамашачыларны күп кенә күңелле сюрпризлар көтә иде. Концерт программасын ут белән җитез идарә итүче дәрвишләр чыгышы ачып җибәрде. Балалар өчен якынлашып килүче бәйрәмнең төп геройлары - Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында тамаша күрсәттеләр. Күңелле номерлар һәм дәртле музыка әлеге салкын кичтә монда җыелганнарны җылытты. Программаның мөһим өлеше, әлбәттә, районның төп чыршысын тантаналы ачу булды. Ул, ниһаять төрле төстәге утлар белән балкыды һәм бәйрәмне көтү хисен арттырды. Өлкәннәр өчен гадәти вакыйга җыелган балалар өчен кечкенә могҗизага әйләнде.

Чыршы бәйрәмен шартлау тавышлары һәм төрле төсле балкышлары белән гадәттәгечә салют тәмамлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево

2
X