Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Чыршы янына поселок яшьләре җыела

Нинди Яңа ел чыршысыз булсын? Һәм кем генә чын, хуш исле урман чибәркәе әйләнәсендә әйлән-бәйлән ясарга хыялланмый икән? Район башлыгы Михаил Афанасьев Яңа Базада яшәүчеләргә яңа ел алды бүләге ясады. Уеннар өчен искиткеч урын булган мәйданда мәһабәт агач - Яңа ел символы урнаштырылды. -Быел безнең чыршыбыз бик яхшы, - дип...

Нинди Яңа ел чыршысыз булсын? Һәм кем генә чын, хуш исле урман чибәркәе әйләнәсендә әйлән-бәйлән ясарга хыялланмый икән?

Район башлыгы Михаил Афанасьев Яңа Базада яшәүчеләргә яңа ел алды бүләге ясады. Уеннар өчен искиткеч урын булган мәйданда мәһабәт агач - Яңа ел символы урнаштырылды.

-Быел безнең чыршыбыз бик яхшы, - дип уңай тәэсирләре белән уртаклаша монда яшәүче Александр Воронин. - Без элек тә чыршы куя идек, әмма мондый матурлык юк иде. Аны урнаштырып кына калмадылар, гирляндалар да элделәр.

Кичен чыршы тирәсенә җирле яшьләр җыела, малайлар һәм кызлар килә. Алар Яңа ел матурлыгы белән тулы күләмдә ләззәтләнәләр.

-Район башлыгы Михаил Афанасьевка рәхмәт, - ди "Беренче микрорайон" ТИҮ рәисе Рәзифә Вәлиева. - Аның халык турында кайгыртуы безнең өчен бик күңелле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район