Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Данлыклы якташыбызны хөрмәтләү

Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, 12 декабрьдә Социалистик Хезмәт Герое Фидүс Әсхәдуллинга 74 яшь тулды. Әлеге югары исемне ул "Арктика" атом бозваткычының Төньяк полюска эксперименталь рейсын әзерләү һәм тормышка ашырудагы зур хезмәте һәм шунда батырлык һәм геройлык күрсәтүе өчен ала. Фидүс Фәизович гаиләсе Мурманскидан безнең шәһәргә тугыз ел элек күчеп кайта....

Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, 12 декабрьдә Социалистик Хезмәт Герое Фидүс Әсхәдуллинга 74 яшь тулды.

Әлеге югары исемне ул "Арктика" атом бозваткычының Төньяк полюска эксперименталь рейсын әзерләү һәм тормышка ашырудагы зур хезмәте һәм шунда батырлык һәм геройлык күрсәтүе өчен ала.

Фидүс Фәизович гаиләсе Мурманскидан безнең шәһәргә тугыз ел элек күчеп кайта. Алар мул Лаеш җирен үз итәләр. Хуҗалар аяз, матур иртәдә данлыклы якташларын котларга ашыгучы кунакларны ачык күңел белән каршы алдылар.

Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән геройны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов котлады. ТР хәрби комиссариатының Лаеш районы бүлеге начальнигы Александр Афанасьев бүләк һәм котлаулар тапшырды. Лаеш башкарма комитеты рәисе Александр Ватомов, ветераннарның район советы рәисе Рашат Булатов һәм "Кама ягы" район газетасы баш редакторы Денис Суханов герой исеменә күп кенә җылы сүзләр һәм котлаулар адресладылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево герой соцтруда