Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Даруга бәяләр “тешли“

Газета редакциясенә Лаешта яшәүче хатын-кызлар мөрәҗәгать итте: -Без, пенсионерларны, фармацевтика базарындагы бәяләр сәясәте борчый. Шушы көннәрдә табиб киңәше белән бер дару алырга Лаешның "Примула" даруханәсенә мөрәҗәгать иттек. Дәвалану курсына биш кап кирәк булачак иде. Даруханә ачылганнан башлап "Примула"ның арзан бәяләр даруханәсе булуы турында реклама бирелгәнлектән, без үзебезгә кирәкле даруның һәр...

Газета редакциясенә Лаешта яшәүче хатын-кызлар мөрәҗәгать итте:

-Без, пенсионерларны, фармацевтика базарындагы бәяләр сәясәте борчый. Шушы көннәрдә табиб киңәше белән бер дару алырга Лаешның "Примула" даруханәсенә мөрәҗәгать иттек. Дәвалану курсына биш кап кирәк булачак иде. Даруханә ачылганнан башлап "Примула"ның арзан бәяләр даруханәсе булуы турында реклама бирелгәнлектән, без үзебезгә кирәкле даруның һәр кабын 323 сумнан сатып алдык. Йөз метрлап читтә урнашкан башка даруханәдә әлеге препаратның бер кабы 221 сумнан сатылуын күргәч безнең аптырауны белсәгез иде. Ни өчен даруларга бәяләр беркем тарафыннан да контрольдә тотылмый. Җиде-сигез мең сумга яшәүче пенсионерларга даруларны алыпсатарлар бәясеннән сатарга мөмкинме инде? РФ премьер-министры Дмитрий Медведевның күптән түгел ясаган чыгышында сүз даруларга бәяләрне дәүләт тарафыннан катгый контрольдә тоту турында барды. Ә бездә хәл ничек куелган? Кайчак бит авыруның яшәү белән үлем арасында калган вакыты була. Безгә "Кама ягы" газетасы битләрендә җавап бирүегезне үтенәбез. Ә лаешлыларга гадел булмаган рекламага ышанмаска киңәш итәбез.

О.Солнцева, К.Гыйззәтуллина, Лаешта яшәүчеләр.

Лаешлыларның бәяләр сәясәте белән бәйле хатына җавапны "Примула" даруханәсе администрациясе бирә.

-Сатып алынган дару тормыш өчен зарур һәм мөһим дару препараты түгел һәм иң югары сату бәясенең дәүләт реестрына керми, ягъни аңа иң югары сату бәясе билгеләнмәгән.

Төрле даруханәләрдә препаратларга бәяләрнең аермасы күп сәбәпләрдән тора:

1.Җитештерүчеләре төрле, шунлыктан бәяләре дә төрле.

2.Китерү датасы. Мәсәлән, безнең даруханәгә әлеге препарат 2015 елның 28 октябрендә китерелгән, ә башка даруханәгә ул, мәсәлән, узган елда китерелгән булырга мөмкин: әлеге препаратның яраклылык вакыты ике ел.

3.Һәм әлбәттә - сатучының өстәмәсе.

Әмма сезне ышандырып әйтәм, "Примула" даруханәсендә бәяләр күтәренке түгел, без киресенчә, дарулар бәясе халык өчен кулай булсын дип өстәмәләрне контрольдә тотабыз. Күп кенә даруларга бәяләр башка даруханәләрдәгедән күпкә түбәнрәк. Шунлыктан, даруханәнең кыйммәтлеме, юкмы икәнлеге турында сөйләү бик үк урынлы түгел.

Белгеч аңлатмаларына шуны өстәргә кирәк, һәр даруханәдә телефоннар бар, алар аша теге яки бу препаратның бәясен алдан белешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево лекарства