Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Делегатларны барысы да диярлек кызыксындырды

Узган атнада Лаешка визит белән Кырым Республикасы Бакчасарай районы делегациясе килеп китте. Очрашу кысаларында ике яктан да авыл җирлекләре башлыклары һәм төрле оешмалар вәкилләре социаль сәясәтнең кайбер мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, әлеге тармакта эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Исегезгә төшерәбез, узган елның апрелендә Татарстан Бакчасарай районына шефлык итү турында килешүгә кул...

Узган атнада Лаешка визит белән Кырым Республикасы Бакчасарай районы делегациясе килеп китте. Очрашу кысаларында ике яктан да авыл җирлекләре башлыклары һәм төрле оешмалар вәкилләре социаль сәясәтнең кайбер мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, әлеге тармакта эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Исегезгә төшерәбез, узган елның апрелендә Татарстан Бакчасарай районына шефлык итү турында килешүгә кул куйды. Ул чакта Татарстан хөкүмәте алдына әлеге районның авыл җирлекләре башлыкларына муниципаль норматив-хокукый актлар эшләүдә ярдәм итү бурычы куелды.

Кунаклар шәһәр буйлап күзәтү экскурсиясе үткәрделәр. Очрашу алдыннан район Советының Зур залында түгәрәк өстәл үтте.

Кырым төбәгенең социаль хезмәтләре вәкилләре ярымутрауның Россия законнары стандартларына күчүе белән бәйле кайбер мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Әңгәмә вакытында өченче яшь университетлары эшчәнлегенә, социаль хезмәт эшенә, медицина һәм мәгарифкә кагылучы темалар тикшерелде. Муниципаль милекне ничек шәхси итәргә, продукция сыйфатын кем тикшерә, дәүләттән ярдәм бармы, законсыз чүплекләр белән ничек көрәшергә - делегатларны барысы да диярлек кызыксындырды.

Кырымлыларга Ак тауларны һәм кеше куллары ясаган диңгезне күрсәттеләр. Аларны табигать матурлыгы белән шаккатырып булмый, ә менә социаль объектларның - мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАПлар, полицейский йортлары һәм шәхси утарларның нинди хәлдә булуы, безнең районда торак төзелешенең нинди темплар белән баруы кунакларны гаҗәпләндерде. Делегатларны капка һәм роллер системалары җитештерүче "Дорхан" һәм яктылык-диод лампалары җитештерүче "Ферекс" заводлары кызыксындырды. Әмма алар мондый икътисади кластерны тормышка ашыруның үзләре өчен катлаулы булачагын таныдылар.

-Кырым - беренче чиратта курортлар һәм виноградлыклар. Ярымутрауда сәнәгать юк диярлек. Кешеләр үзләренең йорт яны хуҗалыгы исәбенә яшиләр. Россиянең яңа субъекты өчен төп бурыч - дотациялегә әверелмәү, - дип билгеләп үтте Бакчасарай районы башлыгы урынбасары Михаил Колкунов.

Очрашу азагында район башлыклары җылы итеп кул кысыштылар һәм киләчәктә хезмәттәшлеккә өмет белдерделәр.

-Бакчасарай һәм Лаеш районнары - тугандашлар. Монда да, анда да - халыкларның бай тарихы, күпмилләтле колорит. Бүген без бары казанышларыбызны гына күрсәтергә теләмәдек. Безнең өчен көн саен ни белән яшәвебезне күрсәтү мөһимрәк. Үз чиратыбызда, Кырымда тупланган уңай якларны үзебезгә аласы иде, - дип очрашуга нәтиҗә ясады район башлыгы Михаил Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево