Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Аның бер генә эше дә тикшереп бетерү өчен кире кайтарылмаган

Лаеш прокуратурасының элекке тикшерүчесе Иван Шкудовка сишәмбе көнне Россия Федерациясе прокуратурасының "Россия прокуратурасына 290 ел" медале тапшырылды.

Иван Николаевич Шкудов - районда билгеле кеше. "Кама ягы" газетасы аның хакында бер генә мәртәбә язмады, ул үзе дә район газетасы белән күп еллар хезмәттәшлек итте. "Хикәяләүнең шомарган стиле аның игътибарын газета иҗатына җәлеп итә", - дип язды аның турында газетабызның җаваплы секретаре Нина Романова. Вакыйгаларга бай тормыш аның мәкаләләрен кызыклы итә.

Әтисез үскән Иван Николаевич кыенлыкларга каршы торырга өйрәнә. "Бездә, яшүсмерләрдә, яшьтән үк патриотизм оеткысы бар иде, - дип яза үз истәлекләрендә прокуратура ветераны. - Чапаев турындагы фильм үзе генә дә ни тора! Бөек Ватан сугышы башлангач без ике ел тылда эшләдек. Ә 1943 ел башында безне сугышка ала башладылар. Мин үзем теләп 17 яшемдә Смолдеярово мәктәбенең 9 нчы сыйныфыннан киттем". Карелияне азат итүдә катнашкан Иван Шкудов батырларча сугыша. Яралана, госпитальдә дәвалана, аннан Архангельскида хәрби пулемет училищесында укый. Туган йортына 1950 елда гына кайта. "Без, сугышчылар, армиядә 7-8 әр ел хезмәт итеп, сугыш беткәч туган якка кайттык, җинаятьчелеккә каршы көрәшеп кабат үз сәламәтлегебезне һәм гомеребезне куркыныч астына куеп тагын 20-30 ар ел сугыштык", - дип искә төшерә Иван Николаевич.

И.Шкудов Киров өлкәсенең бер районында прокурор, соңыннан Тәтеш районында прокурор ярдәмчесе, ә 1965 елдан Лаеш районы прокуратурасы тикшерүчесе булып эшли. Коллегалары аның үз дигәненә ирешүен һәм принципиальлеген билгеләп үтәләр. Иван Николаевич алып барган эш-ләрнең берсе генә дә яңадан тикшерү өчен кире кайтарылмаган - ул тикшерүне җентекләп алып барган һәм материалны җиренә җиткереп язган. Ә бит алар арасында юридик белемнәрне генә түгел, зирәклек, анализ ясый белү һәм вак детальләр нигезендә булган хәлнең тулы картинасын ясауны таләп иткән киң яңгыраш алган эшләр дә була.

Хезмәттәшләре аны хаклы рәвештә югары дәрәҗә профессиональ юрист дип саныйлар. Ул 20 елдан артык гражданнарның законлы мәнфәгатьләре сагында торган. Шушы вакыт эчендә ул законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш кертә, шуңа күрә 1982 елда И.Н. Шкудовка "РСФСРның атказанган юристы" исеме бирелә. Быелның 12 гыйнварында, Россия прокуратурасы көнендә аңа, Татарстанның тәҗрибәле юристларының берсе буларак, I дәрәҗә "Законга тугрылык өчен" билгесе тапшырыла. Сүз уңаеннан, республикада мондый билге фәкать ике кешедә генә.

Үткән сишәмбедә район прокуроры Владимир Циома һәм прокурор ярдәмчесе Алексей Парамонов ветеран янына мактаулы эш белән - аңа зур бүләк тапшырырга килделәр. Хәзер Иван Николаевич районда "Россия прокуратурасына 290 ел" медален йөртүче бердәнбер кеше. Кунаклар И.Шкудовның тикшерүче эше турында сөйләвен кызыксынып тыңладылар, архив материаллары карадылар, аның истәлекләрен укыдылар, көндәлек мәшәкатьләр турында сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: награда заслуги Шкудов