Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Шәһәр көнен яңа квартирларда каршыладылар

Узган җомгада, Шәһәр көнен бәйрәм итү алдыннан төзелеш уңышлы алып барыла торган Сәйдәшев-Юбилейная урамнары микрорайонында 27 квартирлы яңа йорт ачылды. Кыш азагында монда күп квартирлы йортны файдалануга тапшырганнар иде һәм менә яңадан монда музыка яңгырый, кешеләрнең йөзләре шатлыктан балкый, тантаналы төстә кызыл тасма киселә.

Район башлыгы Михаил Афанасьев үз чыгышында билгеләп үткәнчә, квартирлардан ачкычлар алган кешеләрнең күбесе социаль өлкәдә эшли. Бу табиблар, мәгариф һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре. "Гражданнар авылда", социаль ипотека, "Авылда яшь гаиләләрне һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү" программасында катнашучылар - яшь, энергияле, үзләренең алдагы көненә ышанучы кешеләр.

-Нәкъ менә бүген Шәһәр көнен билгеләп үтүебез үзенчәлекле, - диде Михаил Афанасьев. - Агымдагы елда шәһәрдә 83 бала туды, аларның 48е малай, 35 е кыз. 68 никах теркәлде, шул исәптән бүген - берәү. Шәһәр үсә, яши. Без киләчәктә дә төзелеш алып барылачак микрорайонда чираттагы йортны ачабыз. Сез үзегез үк күптән түгел, февральдә монда күп катлы йорт тапшырылуның шаһитлары. Хәзер 27 квартирлы йортка кешеләр урнаштырабыз. Инде тагын бер бина төзү буенча эшләр алып барыла. Өй туйлары үткәрүче һәр кешегә дә уңайлы һәм җылы булуын телисе килә. Социаль һәм инфраструктура характерындагы кайбер чишеләсе мәсьәләләр бар әле. Безгә монда социаль объектлар, сәүдә нокталары төзергә кирәк.

Район башлыгы социаль ипотека программасын актив пропагандаларга кирәк дип саный. Аңа районның мөмкин булганча күбрәк кешеләрен җәлеп итәргә кирәк: "Әйе, алда әле түлисе була, әмма бүген үк кешеләр төзек-ләндерелгән заманча торакта яшиләр". Михаил Павлович яңа микрорайонда балалар бакчалары һәм мәктәпләр кирәк булачак вакытлар җитәсенә ышаныч белдерде. Ә хәзергә шәһәр 2014 елда билгеләп үтеләчәк унъеллыгына әзерләнә.

Районда торак төзелеше уңышлы үстерелә һәм һәр йорт алдагысыннан бер баскычка яхшырак була бара. Подрядчы һаман саен заманчарак технологияләр куллана, кешеләргә яңа квартирларында җылы һәм уңайлы булсын өчен барлык шартларны тудырырга тырышалар. Бу турыда "Стройиндустрия" ЧҖҖ генераль директоры Линар Григорьев сөйләде. Ул "әгәр район башлыгы төзелешне даими контрольдә тотмаса, гел планеркалар үткәреп тормаса, дәүләт торак фонды белән элемтәдә булмаса бу йорт җиңел генә барлыкка килмәс иде", дип билгеләп үтте. Линар Григорьев әлеге йортны проектлаштыруга һәм төзүгә кагылышы булган бар кешегә рәхмәт белдерде.

Ә яңа йортта яшәячәк кешеләр дулкынланып кулларына керәсе ачкычларын көттеләр. Аларның күбесе я акча түләп квартирда яши, я 1 нче гимназия инглиз теле укытучысы Гүзәл Зотина кебек әби-бабалары белән тора.

-Безнең ике балабыз бар, хәзер мин декретта. Без дүрт ел квартирга түләп торабыз, ә хәзер шәхси торагыбыз булачак, - дип шатлыгы белән уртаклаша Гүзәл Зотина. - Безгә мәгариф һәм фән министрлыгы булышты, ул яшь педагогларга ярдәм итү кысаларында торак бәясенең 10% күләмендә компенсация бүлеп бирде.

Лаеш үзәк район хастаханәсе өлкән шәфкать туташы Ирина Алиева яшь белгеч буларак өч бүлмәле квартир ала. Ул ире - балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Вугар Алиев белән акча түләп квартирда торган.

Ачкыч алырга гаиләләре белән бергә чыктылар. Алар үз шатлыкларын яшермәделәр, фотога төшкәндә чын күңелдән елмайдылар. Тантаналы мизгел, йорт ачуның соңгы "штрихы" җитте - кызыл лентаны кисәсе бар иде. Ул якты квартирлардагы яңа тормышны элеккесеннән, әле тулы хокуклы торак хуҗасы булу турында хыялланган гына чактан аерып тора.

"Кемгә песи кирәк?", - дигән тавыш ишетелде ачык ишектән. "Миңа! Без бүген үзебезнекен таба алмадык. Ә песисез ярамый", - дип җавап бирде яңа күрше. Шулай итеп таныша башладылар, ул танышулар бәлки дуслыкка әйләнер. Шул арада кайбер яңа күченүчеләр кунаклар кабул итте. Лаешның икенче мәктәбе математика укытучысы Айгөл Хәсбиева бераз дулкынлана: аның мактаулы кунак - район башлыгын кабул итәсе бар. Буш бүлмәләрдә әле яңа төзелеш исе килә, ә зур бүлмәдә табын әзерләнгән.

Михаил Афанасьев Линар Григорьев белән бүлмәләрне карап чыкты, әйтерсең күп хезмәт һәм шәхси катнашу кергән үз балалары белән хушлашты. Йорт тапшырылды. Ә эстафетаны алдагы яңа төзелеш ала, анда инде чираттагы күп квартирлы йорт салу буенча эш башланган. Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Ватомов сүзләре буенча, монда тиздән өч керү урыны булган 27 квартирлы бер йорт һәм 24 квартирлы ике керү урыны булган ике йорт барлыкка киләчәк. Алар әлеге микрорайонда күп квартирлы йортлар төзелешендә соңгы аккорд булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев