Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Агач утырту көне”

Октябрьнең беренче шимбәсендә шундый исем астында гадәттәге табигать саклау акциясе үтә.

Бу көнне республиканың меңнәрчә кешесе үз ишегалларын, үз урамнарын, өй яны территорияләрен яшелләндерү өчен агач утыртырга чыгачак.

-Без теләге булганнарга бушка имән, юкә, каен һәм миләш үсентеләре бирә алабыз. Моның өчен агач утыртасы җирне билгеләргә һәм агач төрен сайларга кирәк, - дип әйтә "Лаеш урманчылыгы" ГКУ җитәкчесе вазифаларын башкаручы Фәнил Фазлыев.-Гаризалар 2-76-84 яки 2-76-90 телефоннары аша кабул ителә. Әгәр дә ниндидер сәбәп буенча алдан гариза бирә алмасагыз да, без сезне утырту материалы белән тәэмин итәргә тырышырбыз. "Лаеш урманчылыгы" бу көнне 8.00 дән 17.00 сәгатькәчә эшли.

Исегезгә төшерәбез, 2013 ел Татарстанда Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты яңа урман утыртмалары һәм истәлеккә агач утыртуларны оештырырга тәкъдим итә. Район халкы да бу игелекле эштән читтә калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция лес посадка