Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Гаилә балалар бакчалары күп проблемаларны хәл итә

"Усадыда гаилә балалар бакчасы ачылган дип ишеттем. Ул ничек эшли һәм аны кемнәр ача ала?" (Светлана Б., Лаеш).

Сорауга Столбищеның "Умка" балалар бакчасы мөдире Анна Анисимова җавап бирә.

-Гаилә балалар бакчасы - ул күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең аерым формасы. Безнең районда мондый беренче балалар бакчасы 2012 елның гыйнварында Усадыда күп балалы Вәлиевлар гаиләсендә булдырылды һәм безнең структур бүлекчәбез булып тора. Алсу Вәлиева (рәсемдә) "Умка" балалар бакчасы штатында тора, тәрбияче хезмәт хакы ала. Аның гаилә төркемендә җиде сабый: берсе үзенеке, өчесе уллыкка алынган һәм өчесе - Усадыдан. Бу төркемнең көн режимы һәм балалар эшчәнлеге төрләрен үтәү графигы төзелгән. Балалар безнең балалар бакчасында үткәрелүче бәйрәм һәм массакүләм чараларда катнаша алалар.

Барлык тәрбия-белем бирү процессы укыту планына ярашлы төстә үткәрелә, ләкин үз йортлары эчендә. Бу ананың эш шартларын җиңеләйтә, аның педагогик эш стажы бара. Гаилә балалар бакчасы тәрбиячесенең барлык кирәкле методик әдәбияты бар, ә "Умка" белгечләре Алсу Вәлиевага квалификацияле психологик-педагогик ярдәм күрсәтәләр. Гаилә балалар бакчасы өчен уртак эшчәнлекне болай оештыру хас: монда кечкенәләр өлкәннәрдән өйрәнә. Аны оештырып бер ел узгач без аның эшчәнлеген анализладык һәм шундый нәтиҗәгә килдек: анда тәрбияләнүчеләр тату, аралашучан, алар беренче хезмәт күнекмәләре алганнар. Аларның әниләре-тәрбияче, узган бер ел эчендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән тәрбия эше күнекмәләре алып, балалар белән аралашуда үз-үзенә ышанганрак, тәҗрибәлерәк булган.

Балалар бакчасын оештыруның мондый формасы күп проблемаларны - балаларны балалар бакчасына урнаштыру һәм күп балалы әти-әниләргә эш табу проблемаларын чишәргә булыша. Татарстанда гаилә балалар бакчалары торган саен ныграк популярлаша бара. Мәсәлән, Арча районында мондый төрдәге 13 балалар бакчасы ачылган.

Әгәр кемнең дә булса гаилә балалар бакчасы ачарга теләге булса, мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда сезгә аны оештыру буенча алдагы адымнар турында җентекләп сөйләрләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семья Усады детсад

2
X