Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Диетон” клубы үзенең 10 еллыгын билгеләп үтте

Район мәдәният йортының иң актив иҗат клубларының берсе - шикәр авыруы белән авыручыларны берләштергән "Диетон" клубы шушы көннәрдә 10 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Бәйрәм чарасы булган "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә кунаклар күп җыелды. Кешеләрнең күп булуы очраклы түгел. Ун ел эчендә клуб әгъзалары аның әһәмиятен раслый алдылар һәм үзләрен таныттылар. Алар күп тапкырлар шәһәр һәм район чараларында катнаштылар, дистәләрчә иҗат күргәзмәсе оештырдылар. Ә иң мөһиме, берләшеп алар бер-берләренә авыруга каршы көрәшергә ярдәм итәләр, кыенлыкларга да карамастан безгә тормышны ярату үрнәге күрсәтәләр. Ә инде бу бик тә кирәк.

Тантанага килүчеләр үз котлауларында өлешчә шул хакта әйттеләр. Социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Борһанова юбилярны район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән, үз коллективы һәм шәхсән үз исеменнән котлады. Тантана гаепчеләрен "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Роза Мышева, инвалидларның район җәмгыяте рәисе Вячеслав Гусев, район мәдәният йорты директоры Ольга Макарова һәм башкалар котлады.

Юбиляр "Җан һәм кул иҗаты" күргәзмәсе оештырып кунакларга үз мавыгуларын күрсәтте. "Диетон"ның кызыксынулары төрле булуга күпләр үз клубларына, аңа нигез салган, коллектив туплау өчен шактый көч куйган Зөһрә Лезинага рәхмәтле. Аның тырышлыгы белән клуб вакыт үткәрү урыны белән бергә аралашу, иҗат белән шөгыльләнү, үзенә күрә бер тормыш мәктәбенә дә әйләнде. Күпләре каты авыруларына да карамастан нәкъ менә монда әйләнә-тирә белән гармониядә яшәргә өйрәнә.

Бәйрәм чарасын алып барган клуб рәисе Валентина Казакова иҗат берләшмәсенең мәшәкатьләре, аның кешеләре турында сөйләде. "Диетон" клубы эшли башлаганнан 40тан артык кешене берләштергән. Бүген аңа Лаешта яшәүчеләр белән Иске Пристань, Бима, 25 Октябрь һәм башка торак пунктлар кешеләре дә йөри.

Дистә елда уңышлы иҗади эшчәнлек өчен клубның күп кенә актив әгъзалары мактау грамоталарына һәм бүләкләргә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РДК дата клубы

2
X