Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Йолдызлы десант“: бер кеше бар кеше өчен һәм бар кеше бер кеше өчен

Татарстанның Алексеевски поселогында яшәүче Данил Демидов безнең районның профильле "Йолдызлы десант" палаткалы лагерена искәрмә рәвешендә генә килә. Малайга бары 11 яшь. Ә путевкалар лагерьның "Бер кеше бар кеше өчен һәм бар кеше бер кеше өчен" девизын акларга сәләтле олырак яшьтәге балалар өчен билгеләнә. Яшүсмерләрне җәйге ялга кабул иткән лагерь хезмәткәрләре,...

Татарстанның Алексеевски поселогында яшәүче Данил Демидов безнең районның профильле "Йолдызлы десант" палаткалы лагерена искәрмә рәвешендә генә килә. Малайга бары 11 яшь. Ә путевкалар лагерьның "Бер кеше бар кеше өчен һәм бар кеше бер кеше өчен" девизын акларга сәләтле олырак яшьтәге балалар өчен билгеләнә.

Яшүсмерләрне җәйге ялга кабул иткән лагерь хезмәткәрләре, аңлашылган сәбәпләр буенча, Данилның сәламәтлеге өчен борчылалар. Билгеле булганча, палаткалы лагерьларда яшәү шартлары спартаннарныкыча. Өстәвенә, берничә көн рәттән туктамый яңгыр ява. Беренче смена башында нәкъ менә шундый юеш, көннәр салкын була. Бу һәр балага да ошамый. Данил түзем, чыдам дигән фикер уятмый. Әмма тормыш киресен раслый. Вожатыйлар балаларның ялын активлаштыру өчен бар көчләренә тырышалар. Әмма беренче көннәрдә өлкәннәрнең тырышуы нәтиҗәле булмый - шул ук Данилка лагерь хезмәткәрләренә ярдәмгә килгәнче. Балаларны нәкъ менә ул "селкетә". Барысыннан алда тора, барлык малайлар һәм кызларны үз үрнәгенә ияртә. Ул формаль булмаган лидерга әйләнә, бар сменаны үз янына туплый, һәр бала белән уртак тел таба. Үсмерләр күбрәк аралаша башлыйлар, дуслашалар. Һәм лагерьда эшләр күңеллерәк бара. Билгеләнгән бар программа үтәлә. Балалар рәхәтләнеп гала-концертта, "Минута славы"да, бәйгеләрдә һәм спорт чараларында катнашалар. Берсе дә калмый ГТО нормалары тапшыралар. Лагерьда соңгы көнгә кадәр көндәлек тәртип төгәл саклана. Һәр үсмер ашарга әзерләүдә, территория җыештыруда катнаша. Һәм боларның барысы да Данил үрнәгендә теләп башкарыла. Аерылышыр вакыт җиткәч берсенең дә китәсе килми. Чыдамлык, максатка ирешүчәнлек үрнәге өчен барысы Данилга рәхмәт әйтә.

Бүген "Йолдызлы десант" балалары ВКонтактеда төркем төзегәннәр, анда язышалар, фотосурәтләр алмашалар һәм киләсе елда "Йолдызлы десант"та очрашу турында хыялланалар.

Лагерь директоры Александр Портнов сүзләре буенча "Йолдызлы десант"та республиканың ун районыннан йөз бала ял иткән.

Дуслык елмаюдан башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined