Ә документларны кире кайтармаганнар
Бервакыт базардан кайтарып куйган таксист белән сөйләшеп киттек. Ул чып-чын алдакчылар белән очрашуы турында гыйбрәтле тарих бәян итте. Николай (героебызны шулай атыйк) паспорт һәм йөртү таныклыгын югалта. Республика газетасына белдерү бирә. Бер-ике көннән аңа шалтырталар һәм Казанның бер ресторанында очрашу урыны билгелиләр. Документларын тапкан Андрейны көтеп таксист утыз минутлап басып...
Бервакыт базардан кайтарып куйган таксист белән сөйләшеп киттек. Ул чып-чын алдакчылар белән очрашуы турында гыйбрәтле тарих бәян итте.
Николай (героебызны шулай атыйк) паспорт һәм йөртү таныклыгын югалта. Республика газетасына белдерү бирә. Бер-ике көннән аңа шалтырталар һәм Казанның бер ресторанында очрашу урыны билгелиләр.
Документларын тапкан Андрейны көтеп таксист утыз минутлап басып тора.
-Мин бөкегә эләктем, тиз генә килә алмыйм. Ләкин борчылмагыз - Сезнең яныгызга бер кыз килеп табылдыкны тапшырыр, - дип ниһаять хәбәр бирә яшь кеше. - Сез бүләк вәгъдә иттегез. Бәлки аны хәзер минем телефонга салырсыз?
Николай инде риза була диярлек. Әмма аны нидер туктата.
-Юк, болай булмый. Документларны кайчан алам, шунда күчерермен, - дип җавап кайтара ул шалтыратучыга. Җавап итеп бары телефон гүләвен генә ишетә.
Николай кызны да, егетне дә, документларын да күрми. Ә үзе акчаларны таныш булмаган кешегә бирү ярамаганлыгына инана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев