Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Юллар төп проблема булып кала

Республика халкы, "Халык контроле" сайтында күтәргән юл хәрәкәтен оештыру проблемасы Татарстанда "кайнар унлык" башында. Лаеш районында яшәүчеләрне июнь-августта борчыган мәсьәләләргә юллар торышы (тугыз үтенеч), кәрәзле элемтә сыйфаты (алты үтенеч), рөхсәтсез чүплекләр һәм әйләнәтирә мохитне саклау (биш үтенеч) керә. Җәй дәвамында лаешлылар "Халык контроле" сайтына 29 үтенеч юллаганнар. Аларның тугызы эштә,...

Бер генә мәртәбә булса да республика чиген үткән теләсә кайсы машина йөртүче Татарстан юлларының сыйфаты яхшы булуны әйтер. Әмма Россиядәге иң зур проблемаларның берсе әлегә бездә дә хәл ителмәгән. Юллар торышына бәйле тугыз үтенечнең икесе хәл ителгән (аэропорт һәм Александровка юллары). Икесе кире кагылган (Орел, Габишево), дүртесе планлаштырылган (Столбище, Комлы Ковали, Чирпы, Габишево), берсе эштә.

"Полевая урамына асфальт җәйделәр, хәзер ул тагын да начарланды! Юл киңлеге 3,5 метр! Юл читендә шул ук тимерләр, ташлар, коймалар! Каршыга килгән автомобиль белән нишләргә? - дип сорый Столбищеда яшәүче бер кеше. - Юл чите җи-һазланмаган, машина каты юлдан "асфальт бәлеш" чокырына "төшә". Башкарма комитет икенче сентябрьдә "Полевая урамында юл түшәмәсен ремонтлау эшләре төгәлләнмәде. Файдалануга тапшыру вакыты - 2013 елның 4 нче кварталы", дип ышандырды.

Комлы Ковалидан Никита болай дип билгеләп үтә, "авылның Приозерная, Луговая һәм Бутырская урамнары буйлап үткән машиналар күп йөри торган юлында диаметры берничә метрга җиткән зур чокырлар үткән еллардан бирле бетерелмәгән (берничә шикаять)!". Александр С. аның белән риза: "Куллануда булган асфальт салып битум җәйсәләр дә була бит. Моны юл хезмәтеннән башка да эшләргә мөмкин". 20 кеше алар яклы, әмма район башкарма комитетында баш тартканнар: "Санап үтелгән урамнар төп булмау сә-бәпле якын араларда юл капламын ремонтлау планлаштырылмый".

Чирпыда яшәүчеләр "Чирпы авылының Үзәк урамы юл капламына зарланалар. Юлны ремонтлагыз!!!", - дип чаң суга Вадим С. һәм икенче сентябрьдә уңай җавап ала. "Үзәк урамындагы юл капламын ремонтлау 2013 елның 4 нче кварталында планлаштырыла". Тарлаши авылында яшәүчеләр дә зарлана: "Авыл эчендә йөреп булмый, хәтта җәй көне дә Заовражная, Заколюка урамнарына барып җитә алмыйбыз. Хәзер авылда чиркәүгә кадәр юл салына. Бу урамнарга вак таш булса да җәюләрен таләп итәбез". Дамирны тагын җиде авылдашы хуплый. Алар үтенеченә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы җавап бирә: "Югарыда күрсәтелгән урамнарда юл эшләре планлаштырыла. Эшләр исемлеге финанс бирелгәч расланачак".

Александровка поселогына юлны "2012 елның августыннан бирле салалар. Авылга керү урынында зур диаметрлы торба куйдылар, юлның биеклеге 1,5 м булды, төшү урыны күздә тотылмаган. Юлның киңлеге бар урамны диярлек алып тора, кар ыргытырга урын юк, коммуникация коеларына су үтә, ә мондый биеклектә текә борылыш та юньлегә түгел". Любовь Лучининаның кисәтүен тагын тугыз кеше яклаган. 25 июльдә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы каршындагы "ГУ Главтаттранс"тан җавап алынган: "Александровка поселогында яшәүчеләр мөрәҗәгатен карап хәбәр итәбез, объектның проект-смета документларына ярашлы төстә Александровка поселогына илтүче 1,088 км озынлыктагы юл, торак пунктка керү урынына су үткәрү өчен диаметры 0,5 м булган торба салу каралган (су үтү исәпләренә ярашлы). Шул сәбәпле юлның биеклеге 1,5 метрга җитә. Шулай ук юл биек булу сәбәпле бу участокта торак йортларга төшү урыннары ясау да күздә тотылуын хәбәр итәбез".

"Орел-Казан юлының Комлы Ковали аша үткән участогында хәрәкәт зур. Хәлне светофорлар һәм юл билгеләре белән генә төзәтеп булмый. Яңа юл кирәк, - дип исәпли Артур С. - Өстәвенә аның балчык юл үрнәге бар. Коттеджлар һәм дачалар төзелеше планында бу район үсә, иртән һәм кичләрен машиналар агымы зур. Ковалида яшәүчеләр мөрәҗәгате буенча элеккечә юл аша чыга алсалар шат булырлар иде". 13 кеше шулай дип исәпли. Ә Дмитрий "әлегә булган юлны киңәйтсәләр дә яхшы булыр иде, поселоктан чыгу урынында, кибетләр, автосервислар янында ("Татнефть" АЗС) махсус урыннар, яктырткычлар кую һәм Орловкага борылыш янында җәяүлеләр үтү урыны билгеләү дә артык булмас. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы җавабы аларны канәгатьләндермәс дип уйлыйм: "Финанслау булмау сәбәп-ле агымдагы елда бу юлны төзү мөмкинлеге юк". Әмма министрлык шунда ук авыл халкы һәм автоһәвәскәрләргә өмет тә бирә: "Киләсе елларга юл эшләре программалары формалаштырганда бу мәсьәлә каралачак".

"Юл җимерек, үтеп булмый", - дип шикаять белдерәләр Орел авылында яшәүчеләр. Чыннан да, фотосурәтләрдәге юл капламы аяныч хәлдә. "Орел авыл җирлеге башкарма комитеты "Халык контроле"нә мәрәҗәгать буенча хәбәр итә, Орел авылының Орловская урамында ел саен ямау салына, әмма бүгенге көндә бу эшләрне башкару мөмкин түгел, чөнки тузу сәбәпле асфальт капламы җимерелеп бара. Орел авыл җирлеге бюджетында юлны капиталь ремонтлауга акча юк". Монда нәрсә әйтеп була соң?

"Габишево поселогында юлларның ремонт күргәне юк. Асфальт юл урынына без балчык юлдан йөрибез", - дип ачынып хәбәр итә Константин С. Лаешта яшәүче дә үзенең ризасызлыгын белдерә : "Пляжга 3 урам төшә - Ленин урамыннан югарыдагы бар урам асфальт белән капланган, ни өчен шундый юлны ахырына кадәр салмаска? Чөнки ике машина көчкә үтә, җәяүле кюветка чыгарга тиеш, коймаларны юлга терәп диярлек тоталар".

Үтенеч авторлары күтәрелгән проблемаларның уңай хәл ителәчәгенә өметләнә, дип уйлыйм. Ә инде бу җирле хакимияткә ышану турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дороги район проблема