Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Танылуга лаек тормыш

"Көндәлек тормышта классикларны без бик сирәк искә алабыз. Бүген минем бөек А.П.Чеховтан цитата китерергә сәбәбем бар: "Кешедәге бар нәрсә матур булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, уйлары да". Бу сүзләрне бераз гына үзгәртеп эчке дөньясы матур булган кеше турында сөйләргә телим. Безнең аның белән очрашуыбыз күп еллар элек...

Ул чактан соң 20 ел диярлек вакыт үтте, хәзер мин үзем дә авыру сәбәпле, аның даими пациенты. Һәм аның белән хастаханә палатасы стеналары эчендә һәр очрашу аның искиткеч, игелекле, укымышлы, белемле, иҗади кеше - зур хәрефтән табиб икәнен раслый. Аның исеме Лаешта һәм районда яшәүчеләрнең күпчелегенә билгеледер дип уйлыйм. Ул - Олег Попов". Аның бер пациенты үзенең дәвалаучы табибы хакында менә шундый җылы һәм ихлас сүзләр язган.

Анестезиолог-реаниматолог һәм шул ук вакытта үзәк район хастаханәсенең иң катлаулы бүлекләренең берсе - неврология бүлеге мөдире буларак, Олег Геннадьевичның кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен көрәштә беренче планда торуы сер түгел. Һәм күпсанлы рәхмәтле пациентлары фикеренчә, ул кайчак могҗизалар тудыра. Югары һөнәри осталыгы, сизгер һәм игелекле йөрәге, авыр минутта операция өстәле яки авыру койкасы янында үзен кулга ала белүе - болар аңа иң кыен хәлдән дә җиңүче булып чыгарга мөмкинлек бирә.

Үзенең эш көнен табиб һәрчак иртән авыруларның хәлен белеп чыгудан башлый. Бу аларны карауны да, алар белән эчкерсез әңгәмә коруны да үз эченә ала. Ул пациентларын яхшы сүз белән дә, сизгер мөнәсәбәт белән дә дәвалаучы табиб. Пациентлар белән аралашу барышында ул иң нәтиҗәле медикаментлар һәм дәвалау ысуллары билгели. Авырулар да аңа бик нык ышаналар һәм аның киңәшләрен тоталар. Кагыйдә буларак, бу һәрчак уңай нәтиҗәләргә китерә.

Хөрмәт уятырга лаек бер эше булып аның үз кабинетын авыруларга көндезге стационар итеп бирүе тора, ә үзе мәйданы кечкенә башка кабинетка күчкән. Моның өстенә үз куллары белән кабинетка ремонт ясаган һәм өй атмосферасы тудырган. Чын ир кеше буларак, Олег Геннадьевич йорт салган, бакча утырткан. Хатыны Людмила белән алар яратып һәм кайгыртып лаеклы һәм уңышлы балалар тәрбияләп үстергәннәр.

15 ноябрьдә Олег Поповка 50 яшь тулды. Рәхмәтле пациентлары яраткан докторларын юбилее белән котлыйлар һәм аңа бәхет, сәламәтлек һәм игелекле эшендә яңа уңышлар телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЦРБ Олег Попов призвание