Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

"Дружинник" рейдка чыга

2007 елның октябрендә Комлы Ковали мәктәбендә укучылар үзидарәсенең яңа структурасы барлыкка килде. Мәктәп буенча боерык балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалаучы "Дружинник" отряды оешу турында игълан итте. Хәзер әлеге күп санлы булмаган, абруй казанган отряд мәктәп тормышында әһәмиятле роль уйный.

11 югары сыйныф укучысы төрле исәптә торучы яшүсмерләргә шефлык итә. Дружинниклар дискотекаларда хокук тәртибен саклый, укучыларның ялын оештырырга ярдәм итә. "Дружинник"ның кызыксыну өлкәсенә "Барыбыз бергәләп чисталык өчен" һәм "Экология сукмагы" акцияләре, тимурчылар эше һәм волонтерлык хәрәкәте, истәлекле даталарга концертлар оештыру һәм полиция хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек итү һәм башка күп нәрсәләр керә. Балаларда кунакта полиция һәм прокуратура хезмәткәрләре, район хастаханәсе һәм фельдшерлык-акушерлык пункты табиблары булып китте.

Профилактика отрядында катнашучылар үзләре уеннар һәм диспутлар оештыралар. Отрядның элекке командиры Алинә Шәмгунова 5-6 сыйныфларда "Үз юлыбызны без үзебез сайлыйбыз" диспуты, 7 сыйныфта "Мәктәп укучысының үздисциплинасы һәм үзтәрбиясе" әңгәмәсе, 1-4 сыйныфларда "Әкият геройларының хокукый ассамблеясе" уены һәм башкаларны үткәргән. "Дружинник" әгъзаларының үз гамәлләре программасы, исемле бейджиклары, күкрәккә тага торган билгеләре бар. Отряд командиры сайлап куела. Икенче ел инде Зөлфия Мөҗипова (рәсемдә) хаклы рәвештә аның лидеры булып тора. Уку отличнигы, активист, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар һәм предмет олимпиадалары призеры, узган уку елында "Авылның 100 талантлы баласы" республика конкурсында җиңүче булган Зөлфия балаларның республика Думасы депутаты да әле. 2011/2012 уку елында ул Евпаториядә "Бинилет" лидерлык мәктәбендә укып кайта һәм "Балачак учаклары", "Укытучыны котла", "Игътибар: балалар!" һәм башка мәктәп акцияләре оештыра.

"Дружинник" - район мәктәпләрендә эшләп килүче 23 отрядның берсе генә. 2011 елда ул хокук бозуларны профилактикалау отрядларының II Республика конкурсы муниципаль этабында беренче урынны алды. Быел исә аларны Сокурыдан "Альбатрос" отряды дружинниклары кысрыклады, аларны республиканың башка ун командасы арасында финал ярышларында катнашырга үткәрделәр. Сокурылылар шактый уңышлы чыгыш ясады һәм "Иң яхшы визит карточкасы" номинациясендә беренче урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акции Ковали отряд