Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Компьютерлар җанны алыштырмый

Алтынчы гыйнвардан җидесе төнендә православие чиркәве Раштуаны-иң олы икенче бәйрәмне билгеләп үтте. Раштуа бәйрәм келәүләре Лаеш гыйбадәтханәсендә дә булды.

Кыңгыраулар чыңы ерактан ук ишетелде. Кичке 11 дә София соборы кеше белән тулы иде. Монда яше дә, карты да, балалар да бар. Гаиләләре белән дә килгәннәр.

Алтынчы гыйнварда 40 көнгә сузылган Раштуа уразасы тәмамланды.

-Мин Сочельник көнне бер нәрсә ашамадым. Беренче йолдыз-Вифлеем йолдызы билгесе күренгәч кенә бал һәм җиләк-җимеш салынган дөге ашадым,-диде яшь ханым.

Гыйбадәт иртәнге өчкә кадәр дәвам итте. Чиркәү хоры җыры аңа ямь өстәде.

Өйләренә таралганда дин тотучылар пәйгамбәрнең дөньяга килүен сурәтләгән кар скульптурасы янында тукталдылар. Гыйбадәтханә янында мондый кар сыны беренче мәртәбә ясалган. Аның авторы-сәнгать мәктәбен тәмамлаган Сергей Калиткин. Соңгы елларда бу бәйрәмне билгеләп үтәргә теләүчеләр арта.

-Ышану кирәк,-ди Николай С.,-Компьютерлар һәм Интернет җанны алыштыра алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев