Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ә дуслык бар нәрсәдән өстен

Якташыбыз Борис Михайлович Чернейкин исеме россия киңлекләрендә генә түгел, чит илләрдә дә билгеле. Фото Нина Митрофанованың шәхси архивыннан 75 яшь тулган көнендә ул "Зарубежводстрой" кампаниясе генераль директоры киңәшчесе булып эшли. Күп еллык хезмәте өчен "РСФСРның атказанган мелиораторы" исеменә лаек булган."Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен, В.И. Ленин тууының 100 еллыгы уңаеннан", "Мәскәүнең...

Якташыбыз Борис Михайлович Чернейкин исеме россия киңлекләрендә генә түгел, чит илләрдә дә билгеле.

Фото Нина Митрофанованың шәхси архивыннан

75 яшь тулган көнендә ул "Зарубежводстрой" кампаниясе генераль директоры киңәшчесе булып эшли. Күп еллык хезмәте өчен "РСФСРның атказанган мелиораторы" исеменә лаек булган."Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен, В.И. Ленин тууының 100 еллыгы уңаеннан", "Мәскәүнең 850 еллыгы истәлегенә", "Россиянең кара туфраклы булмаган җирләрен үзгәртүнең 30 еллыгы", "Хезмәт ветераны" медальләре, мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Борис 1939 елның 6 апрелендә Ульяновск өлкәсендә туган. 1948 елда, әтисе үлгәч, әнисе белән Лаешка кайта. Аларны туганнары - Нина Аркадьевна Катушенок һәм Иван Сергеевич Ершов гаиләсе сыендыра. Алар аның үсүенә һәм характеры ныгуына ярдәм итәләр.

Өченче сыйныфка килгәч гомере буена тугры дуслар очрата. Кызыксынулары төрле булса да аларны уку теләге берләштерә. Мәктәптә Борисның оештыру сәләте, кешеләр алдында чыгыш ясау осталыгы ачыла. Лаешта бәйрәмнәр уңаеннан үткән митингларда мәктәп балалары исеменнән чыгыш ясауны аңа тапшыралар. Ул Владимир Маяковский, Константин Симонов шигырьләрен аеруча яхшы сөйли.

Лаешның 1нче мәктәбе укытучылары яхшы белем нигезләре салалар.Евдокия Алексеевна Алешина, Галина Никитична Сергеева, Агния Петровна Шамкова, Нина Николаевна Воронина, Нина Дмитриевна Дмитриева һәм башкалар гомер буена хөрмәтле һәм яраткан остазлар булып кала.

Мәктәп еллары үтеп китә. Борис очучы булырга хыяллана. Әмма күрү сәләте буенча очучылар әзерли торган училищега алмыйлар. Аның дуслары Валерий Фигуров һәм Борис Ларионов Ленинградтагы политехник институтка, Вадим Гранильщиков Казан химия-технология институтына укырга керәләр. Борис башкаланы буйсындырырга китә. Мәскәүдәге су хуҗалыгы инженерлары институтына керә, соңрак аны К.А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясенә кушалар.Уку йортын тәмамлагач юллама буенча Тыва республикасында эшли.

Мәскәүгә кайткач Россия су хуҗалыгы министрлыгы проект институтларында һәм оешмаларында эшли. Аның катнашында Кара туфраклы булмаган дүрт өлкәдә җирләрне сугару проекты "Росгипроводхоз" һәм "Мосгипроводхоз" проект институтларында эшләнә. СССР су хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Главнечерноземводстрой проект эшләре идарәсендә баш инженер булып эшләгәндә РСФСРның кара туфраклы булмаган сугарыла торган җирләрендә яңа совхозлар проектларын планлаштыру һәм финанслау белән дә шөгыльләнә. 11 ел шушы ук оешманың капиталь төзелеш идарәсенә җитәкчелек итә, ун ел Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы сугару департаменты җитәкчесе урынбасары була. 2004 елда безнең районның Нармонка авылында сугару буенча Бөтенроссия семинарын үткәрүдә катнаша. Озак еллар дәвамында җәмәгать эшләре белән шөгыльләнә.

Борис Михайлович яшьлегендә сайлаган һөнәренә дә, мәктәптәге дусларына да тугры кала. Ул вакытлар белән генә түгел, ә бәлки сынаулар белән дә ныгыган. Чөнки аларның һәр кайсы үз хыялына кыен юллар аша бара. Төрле юллар аларны Мәскәүгә алып килә. Валерий Сергеевич Фигуров һәм Борис Иванович Ларионов тикшеренү һәм фәнни эшләр белән шөгыльләнәләр. Вадим Борисович Гранильщиков химик була. Игорь Гераськинның гына гомере яшьли өзелә - ул фаҗигале төстә һәлак була. Әмма ул дуслары хатирәләрендә, истәлекләрендә яши.

Хәзер бу кешеләр танылуга ирештеләр, хөрмәт яуладылар, Россиядә генә түгел аннан читтә дә билгелеләр. Беренче чиратта алар үз дуслыкларын өзмиләр, кадерләп саклыйлар. Һәрчак элемтәдә, ярдәмгә килергә әзерләр. Ел саен Борис Михайловичның Мәскәү янындагы дачасында очрашалар. Алар игътибарга һәм ярдәмгә мохтаҗлар өчен дә, четерекле хәлләрдә дә якташларына булышырга хәзерләр. Тормышка өмет белән карыйлар. Кешеләрне аларның тыйнаклыгы һәм гади булып калулары җәлеп итә.

Ул Лаеш урта мәктәбен 1956 һәм 57 елларда тәмамлаучылар белән бергә 2009 елда үзенең 70 яшьлеген район китапханәсендә билгеләп үтте. Дуслар үз тормышлары, уңышлары турында уен-көлке белән сөйләделәр. Алар үткән елларны онытып яшәрделәр. Ә аннан соң безнең кеше кулы белән булдырылган диңгез буйлап катерда сәяхәт оештырдылар.

Бу аларның Лаешта соңгы очрашулары түгел. Җае чыкканда бер көнгә булса да кайтып китәләр. Хәзер компьютер заманында аралашу мөмкинлекләре киңәйде. Бу дусларга яраткан Лаешның 460 еллыгын һәм районның 90 еллыгын бәйрәм итү тантанасын күрергә, яңарган яр буена сокланырга, бәйрәм кәефен тоярга ярдәм итте. Ә Лаеш үз балаларын һәрчак көтә, төпле белем һәм тормышка юллама биргән туган мәктәпләре дә аларның уңышлары белән горурлана.

Б.М. Чернейкин (уртада) якташлары Н.А. Митрофанова һәм Б.М. Ларионов белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район